Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ялган "газовиклар" 70-80 яшьлек пенсионерларны талаган

Бу атнада Чаллыда 70-80 яшьлек картларның өйләренә кереп, акчаларын урлап чыкканнар. Бу явызлыкны бер үк кешеләр кылган: алар үзләрен газ хезмәтеннән дип таныштырып, фатирларга ялган юл белән үтеп кергән.

Берсе пенсионер хуҗаның игътибарын алганда, калган икесе өйне актарып акча урлаган. Шулай итеп, Чаллының Яңа шәһәр микрорайонында һәм ГЭС бистәсендә өч пенсионерның барлыгы 250 мең сум акчасын үзләштергәннәр.
Дүртенче пенсионер ялганчы «газ хезмәткәрләренең» өй буенча йөрүләреннән шикләнеп, тизрәк чыгарып җибәргән дә, полициягә шалтыратып хәбәр иткән.
Әлеге фактлар буенча җинаять эше кузгатылган. Угрыларны эзлиләр, пенсионерлар аларны урта яшьләрдәге, өсләренә эш формасын, кулларына чүпрәк эш перчаткасы кигән ир-атлар дип тасвирлаган.
Татарстанның Эчке эшләр министрлыгы таныш түгел кешеләрне өйгә кертмәскә, махсус хезмәтләрдән килгән кешенең таныклыгын сорарга һәм аның эш урынына шалтыратып белешергә киңәш итә.
http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев