Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ялгышып төлке урынына хатын-кызны атып үтерү эше судта карала

Бүген Кайбыч судында ялгышып төлке урынына хатын-кызны атып үтерүгә бәйле эш карала.

 

Җинаять эше 109 нчы маддәнең 1 нче часте (саксызлык аркасында үлемгә китерү) буенча кузгатылган.


Авылга бик еш төлкеләр килә, кош-кортларга тия дип, Колангы авыл җирлеге башлыгы Фидәил Нигъмәтҗановка берничә мәртәбә зарланганнар. Ул 7 декабрь көнне кич белән эштән кайтып, ике көпшәле унике калибрлы ау мылтыгын ала да ярдәмгә китә.

Авыл җирлеге башлыгы һәм ирле-хатынлы Вәлиуллиннар бакчада качып торып, төлкене атарга ниятли. Тик бу ният аяныч тәмамлана. Фидәил Нигъмәтҗанов төлке күзе дип, ут ялтыраган якка таба ике тапкыр аткан. Ә ул маңгаена фонарь куйган Диләрә булып чыккан. Ире Диләрәне хастаханәгә илтә, тик табиблар күп кан югалткан хатын-кызны коткарып кала алмый.

Суд утырышына кадәр «Татар-информ» хәбәрчесе Вәлиуллиннар йортына керде. «Нинди дуслашу була алсын? Кичерсәң дә, ул бит күңелдә кала. Ул бит этне атып үтермәгән. Ничек кичереп булсын?!» — диде Диләрәнең ире Ринат Вәлиуллин.

«Сез бит үзегез берничә тапкыр ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәнсез» дигән сорауга да җавап бирде Ринат әфәнде. «Хатын шалтыраткан аңа, ул бит атарга кирәк дип сорамаган, проблеманы хәл итәргә кирәк дигән», — диде.

Зыян күргән як судьяга икеяклы килешү турында үтенеч белән чыкты.


Чыганак: tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев