Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яман шештән дә куркыныч авыру юктыр - ничек аны вакытында танып, котылып калырга?

Яман шеш авыруы турында күпләр белергә дә, ишетергә дә теләми. Билгеле, бу авыру кайчан да булса үзенә кагылыр, дип берәүнең дә уйлыйсы килми. Әмма табиблар "башны комга яшерү" дөрес позиция түгел, дип әледән-әле искәртә. Рак - хөкем түгел, ә диагноз дип, алар һәрбер кешене даими тикшеренеп торырга өнди. Авыруны никадәр...

Татарстанда ел саен 15 меңгә якын яңа яман шеш очрагы теркәлә. Хәзерге вакытта республикабызда яшәүче һәр 43нче кеше әлеге куркыныч чир белән авырый. 2011-2015 елларда гына да 13,1 процентка үсеш күзәтелгән. Саннар бик тә борчулы. Һәм алдагы елларда әлеге статистиканың уңай якка үзгәрәчәгенә өмет юк. Киресенчә, белгечләр бөтен дөнья буенча авыручылар артачак кына, дип белдерә. Әмма бу бер дә хафага төшәрлек сүз түгел, дип тынычландыра табиблар.

Япония, Германия, Франция кебек алга киткән илләрдә яман шеш белән авыручылар саны бездәгегә караганда ике тапкырга күбрәк икән. Үлемгә китерә торган сәбәпләр арасында да рак беренче урында тора. Әмма бу илләрдә моңа артык кайгырмыйлар. Чөнки авыру бик өлкән яшьтәгеләрне "алып китә". Биредә кешеләр 80-90 яшькә кадәр гомер итә. Яман чир белән авыручыларның саны күп булу да, медицина кимчелекләре белән түгел, ә нәкъ менә гомер озынлыгы югары булу белән бәйле.

«Бездә яман шеш үлемгә китерә торган сәбәпләр арасында икенче урында тора. Беренче урында - йөрәк-кан әйләнеше авырулары. Әмма без дә инсульт-инфарктлар белән елдан-ел нәтиҗәлерәк көрәшәбез. Димәк, тиздән бездә дә ракның беренче урынга чыгу ихтималы бар, - дип билгели республика клиник онкодиспансеры баш табибы Илдар Хәйруллин. - Яман шештән куркырга кирәкми. Бүген әлеге диагноз куелганнарның күпчелеге 5 ел һәм аннан артыграк та яши. Ә I-II стадиядә ачыкланган авырудан тулысынча дәвалану мөмкинлеге бик зур».

Белгеч халыкны даими тикшеренеп торырга, диспансеризациядән баш тартмаска өнди. Агымдагы елның 7 аенда гына да ачыкланган онкологик авыруларның 75,7 проценты башлангыч стадияләргә туры килә. Идел буе федераль округының һәм Татарстанның баш онкологы Рөстәм Хәсәнов та кисәтү чараларының мөһимлеген ассызыклый.

- Табибларга ниндидер шешләр, авыру билгеләре барлыкка килгәч кенә мөрәҗәгать итү дөрес түгел. Клиник симптомнар инде авыруның азган булуы күрсәткече. Бүген чирне күзгә күренә торган үзгәрешләр булганчы ук ачыкларга ярдәм итүче тестлар, ысуллар бар. Менә шул очракта гына ракны җиңү мөмкинлекләре зур, - ди баш онколог.

Тиздән республикада халыкның яман шеш турында белемен арттыру максатыннан "Образования о новообразованиях" дигән проект старт алачак. Телевидениедә социаль роликлар күрсәтелә, шәһәр урамнарында махсус банерлар пәйда булачак. Шулай ук халык күп булган сәүдә үзәкләрендә халыкка вакытында тикшеренүнең әһәмиятен аңлату максатыннан төрле акцияләр уздыру да күздә тотыла.

Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X