Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Яндекс”ның пилотсыз автомобиле Мәскәүдән Казанга килде

Автомобиль 11 сәгать эчендә 780 чакрым узды.

“Яндекс.Такси”ның  пилотсыз автомобиле Мәскәүдән Казанга беренче сәфәрен ясады. Бу хакта сервисның “ВКонтакте” социаль челтәрендәге рәсми төркемдә хәбәр ителә.

Пилотсыз автомобиль 11 сәгатьтә 780 чакрым узды. Сәфәрнең төп максаты - поездны шәһәр яны юлында төрле юл һәм һава шартларында сынау, диелгән әлеге хәбәрдә.

Сәфәр вакытында йөртүче канәфиендә теләсә кайсы вакытта идарәне үзенә алырга әзер пилот утырган. Әмма машина юлның 99 процентын мөстәкыйль барган.

Фото: кадр из видео

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев