Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Яндекс.Такси» Казан такспопаркын таксистлар алдындагы бурычлары өчен эштән туктаткан

Компания зыян күргән йөртүчеләргә башка таксопаркка эшкә урнашырга ярдәм итәчәк.

«Яндекс.Такси» сервисы Казанның Lan-Go-Group таксопаркын 1,5 мең йөртүче алдындагы бурычы өчен эштән туктаткан. Бу турыда сервис матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Машина йөртүчеләр социаль челтәрләрдә таксопаркның узган ел ахырыннан бирле акча түләмәвен язганнар. Бурыч 20 миллион сум дип хәбәр ителә.

«Машина йөртүчеләр кебек безне дә Lan-Go-Group таксопаркы вәзгыяте борчый. Без партнер алдындагы финанс бурычларны тулысынча үтәдек. 22 гыйнварда парк «Яндекс.Такси» сервисы заказлары белән эшләүдән туктатылды», - диелгән хәбәрдә.

Әгәр таксистлар хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәргә булсалар, сервис элеккеге партнер турындагы барлык мәгълүматны бирәчәк.

«Без зыян күргән йөртүчеләргә башка таксопаркка эшкә урнашырга ярдәм итәргә булдык. «Lan-Go Group Казань» 2016 елдан бирле сервис партнеры булган.

Фото: https://pixabay.com | Pexels

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев