Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Районыбызда ике ай эчендә 8 янгын очрагы теркәлде.

Янгыннарны булдырмау, кисәтү һәм андый очрак килеп чыкканда дөрес эш итәргә өйрәтүче "торак" операциясе дәвам итә.

Язгы-җәйге чор игълан ителгәч, бу чара аеруча киң колач ала. Ә янгыннар, саксызлык күрсәтсәң, ел фасылларына карап тормый, кешеләргә бәла-казаны кыш та, җәй дә китерә. 2013 елның ике аенда районда 8 янгын һәм ут-күз белән бәйле очрак теркәлде. Гыйнвар аеның салкын көннәрендә юлда хәрәкәт иткән 3 автомобильнең янып китү очрагы күзәтелде. Транспорт чаралары тиз янып китүче материаллар кулланып эшләнгән, аларны тиз һәм беренчел утсүндергечләр белән эш иткәндә генә сүндереп була. Әмма автомобиль хуҗалары моңа тиешле игътибар бирми, күбесенең беренчел янгын сүндерү чаралары юк яисә гамәлдә булу вакыты узган. Шул таләпне үтәмәүчеләр ут белән бәйле хәл килеп чыкканда, автомашиналарын карап торып яндыра.

Янгыннарга еш кына спиртлы эчемлекләр кулланучылар да сәбәпче була. Мәсәлән, Байлар Сабасында, Шәмәрдәндә, Көек авылында килеп чыккан 3 янгын - исерекләрнең урын-җирдә тәмәке тартулары,да ут белән саксыз эш итүләре нәтиҗәсе. Шушы янгыннарда өч торак йорт, бер фатир янып яраксызга әйләнде. Байлар Сабасының З.Йосыпов урамындагы 19нчы йортта 26 февральдә килеп чыккан янгында 22нче фатир гына түгел, ә 1нче подьездда яшәүчеләрнең барысы да төрле дәрәҗәдә зыян күрде. Бәхеткә, кеше үлеме булмый калды. Әлеге фатирда даими рәвештә эчүчелек белән шөгылләнүчеләрнең җыелып ятулары, тәмәке тартулары шундый күңелсезлеккә китерде. Дөрес булмаган тормыш алып баручылар күрше-тирәдә яшәүчеләр, аларның иминлеге турында да уйлансыннар иде. Моннан тыш подъездларга йөрергә комачаулык тудыручы зур-зур әрҗәләр куюның да янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры килмәвен онытмыйк.

(Тулырак газетадан укый аласыз).

Илдар Хуҗин,

Саба районы янгын күзәтчелеге дознавателе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев