Саба таңнары
  • Тат Лат
  • "Янгыннарның яртысыннан артыгы төнлә, 2ләр-3ләр тирәсендә чыга"

    Янгын сүндерүчеләрнең һөнәри бәйрәмнәре апрельгә туры килүе символик мәгънәгә ия. Инде кар юк, ә җир әле яшеллеккә төренмәгән. Шушы вакытта янгын куркынычы икеләтә арта. Алдагы Май бәйрәмнәре дә уяулыкка чакыра. Шушы көннәрдә Сабадагы 129нчы янгын частенда булдык. Иң мөһиме, каушамау Безне уртача статистик янгын сүндерүче кызык­сын­дырды. Ул 34-40 яшь­ләрдәге, 15...

    Янгын сүндерүчеләрнең һөнәри бәйрәмнәре апрельгә туры килүе символик мәгънәгә ия. Инде кар юк, ә җир әле яшеллеккә төренмәгән. Шушы вакытта янгын куркынычы икеләтә арта. Алдагы Май бәйрәмнәре дә уяулыкка чакыра. Шушы көннәрдә Сабадагы 129нчы янгын частенда булдык.

    Иң мөһиме, каушамау

    Безне уртача статистик янгын сүндерүче кызык­сын­дырды. Ул 34-40 яшь­ләрдәге, 15 ел эшләгән, физик яктан көчле, тәвәккәл ир-егет икән. Саба янгын часте начальнигы Илдар Закиров белән әңгәмәбез барышында шул аңлашылды.

    Янгын сүндерүчеләр үзлә­ре дә шундый фикер­дә. "Иң мөһиме, каушап калмаска кирәк",- ди частька эшкә 21 ел элек килгән Равил Заһидуллин. Шушы вакыт эчендә ул йөзләгән йорт-җирне, каралты-кураны уттан алып калган, үзенең дә гомере кыл өстендә калган чаклары булган. "Яңа Мичәндә янгын сүндергәндә сарай эчендәге базга төшеп китә язганымны һич онытасым юк. Төнге сәгать 2ләр иде, кап-караңгы. Ял­кын телләре биесә дә, берни күренми. Бервакыт аяк астының убыла башлаганын тойдым. Рәшит Ганиев эләктереп калмаса, аска китә идем, өстемә дөрләп янгын сарай ишелеп төшәчәк иде. Төнлә чыккан янгынның безнең өчен дә хәтәр чаклары күп аның,- ди ул.

    "01"не белмәү­чел­әр күп

    Статистика да шулай ди: ут төнне ярата.

    -Янгыннарның яртысыннан артыгы төнлә, 2ләр-3ләр тирәсендә чыга,- ди диспетчер Алмаз Моталлапов.- Башта бер кеше шалтырата. Аннары бөтен авыл "01"не җыя башлый. Кайберләре "Пожар" дияләр дә, трубканы куялар. Кайда, кемнәр яна - менә бел шуннан. Ярый, арада бер каушамыйча шалтыратучы табыла.

    - 01 телефонын белмәү­челәр дә күп,- дип сүзгә кушыла 16 ел эшләүче Рәшит Гарипов.- Кешеләр еш кына "02" йә "03" белән бутыйлар. Каушау галәмәте дә бардыр.

    Каравылдагыларның сөй­лә­­венә караганда, ут күргәч югалып калу кешегә нык тәэсир итә икән. Сабабашта карап торып столярлык остаханәсен яндырган зы-­ян күрүче соңыннан: "Ут капкач, 10 минут чамасы берни эшли алмыйча басып тордым.

    Кулда телефон, әмма "01"не җыя гына алмыйм бит. Вакытында шалтыраткан булсам, мондый ая­­ныч хәлдә калмый идем",- дип уфтанган. Ә бе­ренче 10 минутта янгын ике тапкыр акрынрак тарала. Менә шул кадерле мизгелләр кулдан ычкынган.

    Сусыз килделәр, диләр

    Инде янгын сүндерү­челәр турындагы имеш-мимешләргә тукталыйк. Кайберәүләр аларны тәүлегенә 25 сәгать йок­лый дияргә дә ярата. Бу сүзләр башлыклары Рифат Мөхәммәдиев булган каравыл сменасындагыларда елмаю гына уятты. "Безнең смена, чыннан да, 25 сәгатькә җыела. Төнге сәгатьләрдә киенгән хәлдә күзне йомып ятып торуны йоклауга кертмәс идек. Төнлә дә беребез аяк өсте хәлдә. Хәбәр була икән, без бер минут эчендә чыгып китәргә тиеш. Техник регламент буенча авыл җирендә янгын урынына барып җитү вакыты - 20 минут. Ут чыгып, хәбәр 10 минуттан соң алына икән, ярты сәгать эчендә янгын 200 квадрат метрга җәелергә мөмкин",- диләр каравылдагылар. Димәк, утка җәелүгә киртә -вакытында хәбәр алыну. Әнә Сабада кичке 10да булган соңгы янгын турында хәбәр тиз арада алына. Нәтиҗәдә ут нибары 4 квадрат метрга җәелеп өлгерә. Авылларда ут таралырга ирек бирмәүдә ирекле янгын сүндерүчеләрнең оперативлыгы кирәк. "Алар безгә нык булыша. Халыкның ярдәме төрле авылда төрлечә. Үзләрен аямыйча тырышучылар да, "концерт" карарга гына килүчеләр дә була",- диләр янгын сүндерүчеләр.

    Тагын бер имеш-мимеш - сусыз килүгә ка­гыла. Искерәк янгын­ ма­шиналарының су сый­ды­рышлылыгы күп­­­ дигәндә 3,2 тоннада артмаган. "Аны ике көпшәдән сиптергәндә, суны 5 минутта атып бетереп була. Менә шуннан соң сусыз килделәр дигән сүз тарала инде",- ди Алмаз. - Хәзерге 8 тонналы машиналарда суны ничә көпшәдән сиптерүгә карап, 20-30 минутка җиткерергә була. Безнең өчен сүндереләсе объекттан электр тогының аерылган булуы шарт. Токлы урынга су сиптереп, янгын сүндерүче үзен куркыныч астына куя. Аннан соң яна башлаган бинада шартлаучан әйберләр, ягулык-майлау матдәләре булу-булмавын алдан белү мөһим. Янгын сүндерү белән андый-мондый хәл була калса, эш зурга китәчәк.

    Бәйрәмдә дә ярышалар

    Янгын часте коллективы һөнәри бәйрәмен "Олимп" стадионында билгеләп үтә. Янгын-гамәли спорт төрләре буенча ярышлар үткәрү каралган. Дүрт смена эстафетада ярыша. Аннары табигать кочагында мини-футбол, аркан тартышу ярышлары. "Мондый чаралар коллективны туплый. Кайчак шулай килеп чыга: сменадагылар бер-берсен юньләп белмиләр дә. Рәсми булмаган шартларда аралашканда җитди мәсьәләләр хәл ителгән чаклар була. Һәр коллективтагы шикелле, безнең дә үз проблемаларыбыз бар. Аларны хәл итүдә район җитәкчеләренең дә булышлыгын тоябыз. Һәйрәм уңаеннан район Советының һәм башкарма комитетының кол­лективка котлавын алдык. "Район халкы янгын сүндерүчеләрнең уяулыгына, һәрчак аяк өсте икәнлекләренә ышанып карый. Һәрчак җаваплы хезмәтегез югарылыгында булуыгызны, нык сәламәтлек, бәхет, йортларыгызга иминлек телибез",- диелә анда. Бу теләкләргә үзем дә ихлас кушылам",- ди Илдар Закиров. Районыбыз янгын сүндерүчеләре республикада "алтын урталыкта". Коллектив эш күр­сәт­кечләрен тагын да яхшыртырга омтыла.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: