Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Япония принцессасы Казанның тарихи урыннары белән таныша

Кичен Хикасо Такамадо Япония җыелма командасы шөгыльләнә торган «Рубин» футбол клубы базасына барачак.

Япония император гаиләсе вәкиле - принцесса Хисако Такамадоның Казанга сәфәре программасы киңәйтелгән. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.

«2018 ел Япониядә – Россия, Россиядә – Япония елы дип игълан ителде. Император гаиләсе вәкилләре илебездә моннан 100 елдан артык элек булган. Бу визит зур символик мәгънәгә ия», - дип искәртте Лилия Галимова.

Принцесса Татарстан башкаласына кичә килде.

Хәзерге вакытта Япония Футбол федерациясенең мактаулы рәисе Татарстан Милли музеенда булырга, анда татар халкы тарихы белән танышырга өлгергән инде. Бераз соңрак ул Казан Кремлен караячак. «Ул Кол Шәриф мәчетенә кереп чыгарга да теләк белдерде. Аның шулай ук ЮНЕСКО исемлегенә кергән бөтен комплекс белән танышу мөмкинлеге булачак», - диде Лилия Галимова.

Принцесса Япония җыелма командасы күнегүләр үткәрә торган урын - «Рубин» футбол клубы базасында бүген ике тапкыр булачак. Башта ул биредәге шартлар белән танышып, кичен уенчылар белән аралашачак һәм аларның ничек шөгыльләнүен күзәтәчәк.  

Фото: twitter.com/liligalimova

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев