Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яр Чаллыда кызамык йогу куркынычы булган балалар изоляцияләнгән

21 көнлек инкубацион чор узгач, алар янә бакчага кайтачак.

Яр Чаллыда кызамык авыруы ачыкланганнан соң, бу чиргә каршы прививкасы булмаган балалар бакчага кертелми. Бу хакта бүген журналистларга Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эпидемиологы Наталья Ивойлова әйтте.

  • Яр Чаллыда ике бала кызамык белән авырган. Малайга 7 ай, ул прививка ясату яшенә җитмәгән. 1 яшь 8 айлык кызга, әни-әнисе каршы булганга, вакцинация үткәрелмәгән булган.

Кыз бала бакчага йөргән. “Ул йөргән төркемдә балаларның төп өлеше вакцинацияләнгән. Ә прививкалары булмаган балаларны санитар закон нормалары буенча бакчага йөрүдән читләштерергә мәҗбүр булдык”, - диде Наталья Ивойлова. Ул моңа кадәр ата-аналары вакцинациядән баш тарткан балаларның берсенә генә прививка ясалганын әйтте.

Инкубацион чор 21 көн тәшкил итә. Эпидемиолог сүзләренчә, шушы вакыт эчендә балалар авырмаса, балалар янә бакчага кайтачак. “Әлегә чыганакны ачыклыйбыз, чирнең каян килеп чыкканын белергә тырышабыз”, - диде ул.

Баш эпидемиолог әйтүенчә, берьюлы ике балада кызамык ачыклану хафага сала. “Моны җитди хәл дияргә була. 1995 елда дифтериягә каршы прививкалардан массакүләм баш тартулар булды. Дифтерия таралып киткән иде, үлем очраклары да булган иде. Кызамык өчен бу зур нәрсә. Моңа чик куярга кирәк. Аның йогышлылык дәрәҗәсе зур”, - дип искәртте.

Наталья Ивойлова сүзләренчә, вакцинацияне кире кагучы ата-аналар ни өчен баш тартканнарын аңлата алмаган. “Вакцина куркыныч түгел. Ата-аналар организмга куркыныч компонентлар кертәләр дип шөбһәләнә. Вакцинациядән соң авырыйсың, дип ялгыш уйлаучылар бар. Вакцина кызамык авыруын китереп чыгармый. Кызамык вирусы белән очрашканда, организм каршылык күрсәтә алачак”, - дип белдерде белгеч.

Наталья Ивойлова кызамыктан дәвалау өчен барлык препаратлар булуын әйтте. “Бездә даими яңартыла торган дарулар запасы бар. Теге яки бу авыру ачыклана калса, без һәрвакыт әзер”, - диде. Ул кызамыкның нинди өзлегүләргә китерүе турында да сөйләде.

  • Кызамык вакцинация үткәрелми торган Африка, Көньяк Америка илләреннән керә.

Фото: https://pixabay.com | qimono

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев