Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ярминкә авылларга да кирәк

Тәҗрибә буларак оештырылган ярминкәдә авыл халкы бөтен продукцияне сатып алып бетергән

(Казан, 7 декабрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Авыл хуҗалыгы ярминкәләрен калаларда гына түгел, авыл җирлекләрендә дә ясарга кирәк. Бөтенроссия татар авыллары иҗтимагый оешмасы рәисе Фәнир Галимов шундый фикердә. Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре форумында ясаган чыгышында ул авыл хуҗалыгы продукцияләренең шәһәр халкы өчен генә түгел, авылларда яшәүчеләр өчен дә кирәклеген билгеләп үтте. "Мин үземнең туган авылымда шундый ярминкә оештырдым, тәҗрибә буларак. Һәр авылда шәхси ярдәмчел хуҗалыклар бар, алар продукция җитештерә, әмма әйберләрен сата алмый. Безнең авылда 200 ләп кеше яши, шуларның 12 се 10 ар баш сыер асрый. Әмма авылда сыер асрамаучылар да бар бит. Ярминкәгә шул 12 ярдәмчел хуҗалык үз продукциясен алып чыкты һәм аларның бер нәрсәсен дә калдырмыйча сатып алып бетерделәр. Тагын ун көннән ярминкәне кабат оештырырга уйлыйбыз, авыл халкы да моңа мохтаҗ", - диде Ф.Галимов.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев