Ярыкка кысылганнан соң туган
Һәркемнең үз каланчасыннан булса да дөньяны аңлыйсы килә – адәм баласы шулай яратылган. Үткәнне, бүгенгене аңламыйча, шулар нигезендә киләчәкне күзалламыйча яшәешне төзек-матур корып булмастыр кебек.
Каланча дигәне һәрберебезнең үз яшәү, хәрәкәт итү даирәсе инде. Галим-голәмә каланчасы гади халыкныкына охшамаган, түрә-чиновниклар бөтенләй башка, ә авыл агае “ашауга карап фикерлим” дип әйтеп куяр. Дөньяны үзеңчә аңлап, шул уй нигезендә яшәргә (хәрәкәт итәргә) омтылуны идеология яки дөньяга караш нигезендә яшәү дип әйтергә мөмкин. Кайбер акыллы башлар “хәзер идеология юк” дип сөйләнсә дә, бу инде мендәр астына посып, күзне йомып фикер йөртүгә керә. Идеологияне аны бүген игълан итмәделәр кебек, ә кая китсен ул – дәүләт тарафыннан кемгә бүләк, кемгә тукмак өләшүче бу корал беркая да китә алмый. Тукмагы-катогы бар булганыңны сытып киткәч кенә, алай икән дип изелгән-тапталган-җуелган урыннарыңны ачынып барларга тотынасың. Тел белән дә шулай булды, дуслар. Урамда бүген безнең толерантлыкка багышлап җиңү маршы уйныйлар. Ә сез идеология юк дисез.
Ничек болай килеп чыкты соң дигән сорау куеп, ачык күзләр белән үз каланчабыздан булса да сорауга җавап эзләп карыйк. Күп талкынган: югары мәктәп булмау, эш урыннарында телне кулланмау турында кабатлап тормыйм – билгеле әйберләр. Иң мөһиме, минемчә, татар баласы татарча укытылырга тиеш дигән максат куелмады. Хәтерләсәгез, 90нчы еллар күтәрелешендә андый максат бар иде һәм максатны байрак итеп алып күпме татар мәктәпләре ачылды. Җәмгыятьтә дулкынландыргыч рухи яңару хисе иде ул елларда. Без дә улларыбызны татар гимназиясенә бирдек һәм аларның туган телебездә белем алып чыгулары балалар өчен дә, безнең өчен дә зур бәхет булган икән бит. Шәһәр шартларында тел өзелмәде, балалар югары уку йортларына кереп, аны да уңышлы тәмамладылар.
Мәктәптә туган телдә белем алу киртә түгел, киресенчә, баланың дөньяны аңлау һәм күзаллау сәләтен формалаштыруда ныклы таяныч булып тора. Туган тел адәм баласын үз тамырларына тоташтыра. Безнең телебезнең кыска, җанлы, сурәтле булуы балага күбрәк мәгълүмат үзләштерергә, тирәлекне тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирә (мисалга, безнең сөйләм теле рус теленнән 20 процентка кыскарак, бу фәнни дәлилләнгән). Телебезнең сыгылмалы авазлары – ә, ө, ү, җ, ң, һ – чит телләр өйрәнгәндә сүз әйтелешен күпкә җиңеләйтә. Татарча укып рус телен үзләштерә алмаган бала юк хәзер, чөнки рус теле бөтен җирдә актив кулланышта.
Канат үсте безгә ул елларда: укытучылар бөтен көчләрен биреп эшлиләр, мәктәпләр гөрли, балалар тәртипле, тырышып укыйлар – тагын нәрсә кирәк? Кемнәргәдер бу бер дә ошамады ахрысы. Төрлечә буталышлар, ясалма коткы тарату китте. Кайбер ата-аналар: “Шулай бит, бер генә тел булса, балама җиңел була”, – дип, ялганга иярделәр. Җиңеллек эзләп, башта төгәл фәннәрне татарча укытудан ваз кичелде, аннан инде ата-аналар теләге дип, күп мәктәпләр тулысынча рус теленә күчтеләр. Шундый беркатлы караш барлыкка китереп, хәзерге тыюларга кадәр үк мәгариф чиновниклары татарча белем бирүне мәктәптән кудылар бит. “Тырышлыклары” күз алдында – бүген татар баласы ана телендә башлангыч белем алудан да мәхрүм. Укытучылар белән сөйләшкәндә: “Без русча укытабыз, әмма бездә тәрбия татарча”, – дип җавап бирәләр. Бу педагогика фәнендә яңа ачыш күрәсең. Шул ук вакытта, әлеге вәзгыятьне дөрес аңлаган, ата-аналарга тиешле мәгълүмат бирердәй бердәнбер таяныч булган милли хәрәкәт тә көч кулланып таратылды. Күп җирле хакимиятләр, дөрес сүз ишетелә күрмәсен диптер, “мәктәпләргә чит кешеләрне” кертмәү турында карарлар чыгарды. Классигыбызны бераз үзгәртеп әйткәндә, гади кеше каланчасыннан хәлләр болай күренә, дуслар: телебез былтыр ук ярыкка салынган иде инде, бүген менә чөй чыгып очты һәм калдык, кысылдык шап итеп.
Җәмгыять шулай төзелгән: анда башта килеп туган хәлне дөрес аңлатырлык уй барлыкка килергә тиеш. Уй нигезендә максатчан хәрәкәт итү – кысылган телебезне коткаруның бердәнбер юлы. Әлегә уйларга мөмкинлек бар сыман. Алынамы галимнәр, язучылар бүгенге вәзгыять турында ныклы сөйләшүгә, әллә һаман “яратам”, “сөям” дигән ике сүздән торган җырлардан “алтын” ясап, үзара макташып, шау-шоу үткәрергә генә калдыкмы?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев