Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ясалма керфек үстерү күз өчен зыянлымы?

Ясалма керфек үстерү күз өчен зыянлы булуы ачыкланган, дип хәбәр итә Бөекбритания газетасы.

Офтальмология клиникасы табиблары аңлатуынча, керфек үстерү модага кергәннән бирле, күз инфекциясе авырулары арткан. Күз кабагы зарарлану очраклары да шактый. Бу блефарит авыруына да сәбәпче икән. Әлеге авыру вакытында күз кабаклары, керфек асты шешә, бу инфекцияне дәвалау шактый авыр. Керфек коелу да еш күзәтелә. Ә керфексез кешедә күз авырулары килеп чыгу ихтималы тагын да арта. Чөнки керфекләр кешене тузаннан, җилдән саклый.

Фото: pixabay.com

vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X