Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ЯШЬЛӘР ӨЧЕН “ҺӘЙКӘЛ” КУЕЛАЧАК!

Дөресрәге, студентларга, һәм һәйкәл үк түгел – махсус стела. Ул Казанның «Яшьләр» скверы янында урнашачак. Әле күптән түгел генә республикабызның студентлар хезмәт отрядлары хәрәкәтенә багышланган стела макеты конкурсы җиңүчеләре билгеле булды. Нәкъ менә алар идеясе буенча яңа стела калкып чыгачак та инде!

 

 

Әлеге бәйге 2017 елның 1нче ноябреннән 2018 елның 10нчы февраленә кадәр уздырылган. Шәһәрнең тышкы күренешен яхшырту өчен иң яхшы эскиз проектын һәм стела макетын ачыклау – төп максаты шушы. Конкурска барлыгы 17 иҗади эш тапшырылган. Катнашучылар арасында архитектор, рәссам, дизайнерлар һәм Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты укытучылары һәм студентлары бар. Бәйгедә КДАСУ студенты Айдар Әминов җиңеп чыккан. Ул – 300 мең (!) сум, ә 2-3нче урынны алганнар исә 50шәр мең сум күләмендәге акчага ия булган.

Айдарның  моңарчы да стелалар макетлары ясау тәҗрибәсе булган. Укытучылары да тәкъдим иткәч, студент егет бәйгедә катнашудан баш тартмаска була. «Тырышкан – табар, ташка кадак кагар», диләр, һәм Айдар ахыр чиктә уңышка ирешә дә. Казанга укырга килгәнче, Айдар Яр Чаллыдагы «Да-да» архитектура мәктәбен тәмамлаган. 8 ел анда уку дәверендә макетлар белән эшләү тәҗрибәсе туплаган. Университетта өч ел уку дәвамында да бу эш белән шөгыльләнүдән туктамый ул. Мисал өчен, араларында Җиңү паркын төзекләндерү, Казан дары заводы макетларын эшләгән булган. Егет күп төрле стажировкаларда да еш катнаша, Мәскәүдә дә үзенә тәҗрибә туплап кайткан.

– Гомумән, иҗади эшебезне студентларның хезмәт отрядлары тарихы, гербына бәйләп ясарга булдык. Башка төбәкләрдәге отрядларның гербларын да анализладык һәм шундый нәтиҗәгә килдек: безнең республиканыкы аеруча үзенчәлекле. Анда башка төбәкләрдә күренмәгән уникаль символлар очрый. Шуңа да без стеланы җыелма образ итеп ясарга булдык. Анда төзелеш, авыл хуҗалыгы, медицина, педагогика юнәлешләре дә чагылыш табарга тиеш иде. Татарстан студент отрядлары гербында сурәтләнгән башакны да (авыл хуҗалыгын символлаштыра) кулландык. Безнең төп максатыбыз шушы символларның җыелма образын булдыру иде. Конкурста җиңеп чыгып, макетка үзгәрешләр керткәндә, медицина темасын да керттек, – дип сөйли Айдар.

Стела яшьләр, студентлар хәрәкәтенә багышланганлыктан, макетны әзерләгәндә 1920-1930 елларда популяр булган авангард агымын кулланганнар. Ул вакытта архитектор-авангардистлар, рәссам-авангардистларның картинасы ачык кызыл, яшел, зәңгәр төсләрдә булган.

Стела 7-9 метр биеклектәге күләмле-киңлекле композиция булачак. Макетка өстәмәләр кертү вакытында бу стеланың кешеләр өчен җайлаштырылган булырга тиешлеге дә әйтелгән. Анда кешеләр утыра алачак. Әлеге урында студентларның хезмәт отрядлары төрле чаралар уздыра алачак. Шуңа да стела янында амфитеатр да урнаштырылачак. Стела үзе дә амфитеатрның дәвамы булып тора.

Конкурсның беренче этабын башкарып чыгарга 3 ай вакыт бирелгән. Катнашырга теләк белдерүчеләр саны шактый булган. Соңыннан финалга чыккан биш җиңүчегә тагын бер тапкыр эшләрен тулыландыру мөмкинлеге бирелгән. Алар арасыннан төп җиңүчене сайлап алганнар да инде. Бәйгене Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт, Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыклары, Студентларның хезмәт отрядлары республика үзәге оештырган.

– Мин баштан ук, әлеге конкурста катнашыр өчен, бөтен җанымны биреп эшләргә керештем. Финалистлар рәтенә эләккәч, җиңү ихтималым тагын да  артты. Дөресен әйтим: беренче урынга өмет иттек. Бүген инде стеланың макеты әзер. Хәзерге вакытта аны килештерү, төзәтмәләр кертү бара. Быел Татарстанның студентлар хезмәте отрядларына 55 ел тула. Ел ахырына кадәр төзелеш эшләрен башкарып чыга алсалар, шәп булыр иде, – ди студент егет.

Стела бетон, металл, агач материалларыннан ясалачак. Ул ныклы һәм куркынычсыз, ватылмый торган булырга тиеш. Стеланың төп урыны – Яшьләр скверында (Декабристлар урамы). Әлеге локацияне сайлаулары да юкка түгел: 1977 елда «Ак Барс» яшьләр сараен Комсомолның республика комитеты акчасына студентлар отрядлары салган.

 

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Фотолар геройның шәхси архивыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев