Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ЯШЬЛӘРНЕ 2018 ЕЛДА НИ КӨТӘ?

Чебешләрне көзен санасак, узган ел нәтиҗәләрен быел ясарга күнеккән без. Гәрчә, Instagram социаль челтәрендә утыручылар һәм трендта булучылар 2017 ел йомгакларын 31нче декабрь көнне үк ясадылар. Ә министрлыклар мондыйга игътибар итеп тормый, ахрысы. Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы да 2017 елга нәтиҗәләрне кичә ясады.

Былтыр Татарстан яшьләренә шактый бәйгеләрдә җиңү бәхете елмайган. «Елның ирекле булышчысы», «Ел студенты», «XXI гасыр лидеры» бәйгеләрендә республикабыз яшьләренә тиңнәр булмаган. Ә Сочидагы Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивалендә Татарстан делегеациясе үзен бары тик яхшы яктан гына күрсәткән.

– 2017 ел динамикалы иде. Яшьләр эшләре буенча нәтиҗәләребез дә бар. Республикада уздырылган сораштыру йомгаклары шуны күрсәтә: яшьләрнең 87 проценты Татарстандагы тормышыннан канәгать, ә 79 проценты даими рәвештә төрле чараларда актив катнаша, – дип башлады сүзен республиканың Яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов.

2017 елның төп уңышлары:

-​ Россиякүләм һәм дөнья дәрәҗәсендә Татарстанда уздырылган яшьләр өчен бәйгеләрдә барлыгы Россиянең 78 төбәгеннән һәм 63 илдән делегатлар катнашкан;

-​ 6000 студент «Транспорт гранты»н алган;

-​ 42 яшь активист социаль ипотека буенча фатир алу конкурсында откан;

-​ 39 лагерь ремонтланган (быел да лагерьларны төзекләндерү программасы дәвам итәчәк. Мондый программа Россиянең бер генә төбәгендә дә юк икән).

Тик шатлык булган җирдә көенеч тә булмый калмый шул. Районнарда яшьләр эшләре төрле дәрәҗәдә алып барыла. Кемдер – алдынгылар рәтендә, кемдер артта сөйрәлә. Приоритетлы 19 юнәлеш арасында яшьләр сәясәте буенча районнарның рейтингы төзелгән.

2017 ел нәтиҗәләре буенча лидерлар дип түбәндәге шәһәр һәм районнар табылган:

​ Казан

​ Әлмәт

​ Яр Чаллы

​ Алабуга районы

​ Балтач районы

​ Мөслим районы

​ Азнакай районы

​ Түбән Кама районы

​ Менделеевск районы

Ә яшьләр сәясәте өлкәсендә сөйрәлүчеләр рәтендә түбәндәге районнарны билгеләп үтте министр:

​ Арча районы

​ Чирмешән районы

​ Минзәлә районы

​ Кама Тамагы районы

​ Сарман районы

​ Әтнә районы

Мәскәү вәкиле нәрсә ди?

Әлбәттә, Татарстанның яшьләр сәясәте эшчәнлеген бәяләргә Мәскәү вәкилләре дә килде. Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Роман Камаев та Татарстанга карата җылы фикерләрен белдерде:

– Казанда булу минем өчен рәхәт. Күп кенә өлкәләрдә Татарстан яшьләре – лидер. Мисал өчен, Россия күләмендә билгеләнгән грантлар конкурсында аларның 3 процентын татарстанлылар алып китте. Федераль агентлыкның патриотик ярдәм юнәлешендәге грантларының 10 процентына да сезнең республика яшьләре ия булды. Татарстан Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фествиаленә волонтерлар җәлеп итү буенча лидер булды. Моның өчен аерым рәхмәт, – диде урынбасар.

 

Әлбәттә, быел эшләнергә тиешле бурычларны да барлады ул. Мисал өчен, районнарда Яшьләр Хөкүмәтләренең булмавына басым ясады. Бу исә яшьләрнең үз фикерләрен белдерү өчен урыннары юк дигән сүз. Шулай ук Роман Камаев республика яшьләренең Татарстанда булдырылган проектлар турында күп кенә яшьләр белми кала дигән фикердә. Шуңа да алар турында мәгълүматны күбрәк кешеләргә җиткерү яклы ул.

Урынбасар тагын бер яңалык белән бүлеште. 2017 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан яшьләр эшләре юнәлешендә 8 номинациядә беренче булган. Шуңа да ел саен яшьләр сәясәте өлкәсендә уздырыла торган Россиякүләм җыелыш быелның декабрь аенда Казанда узачак.

2018 елга яшьләр сәясәте өлкәсендә планнар зурдан:

1.​ Яшьләр сферасының мәгълүмати яктан яктыртылуын арттыру.

Хәзерге вакытта социаль челтәрләрдә Татарстан яшьләренә багышланган 120дән артык төркем бар. Ләкин районнарда бу юнәлештә бөтенләй эшләмиләр диярлек. Шуңа да 2018 ел эчендә республиканың һәр районында «Татарстан яшьләре», «Казань молодая» кебек социаль челтәрләрдәге төркемнәр мисалында үз брендын булдырырга кирәк, диләр министрлыкта.

2.​ Яшьләр мохитендә профилактик эшне арттыру.

Моның өчен коворкинглар күләмен арттырырга кирәк, дип саный министр.

3.​ Яшьләр иҗтимагый оешмаларын үстерү.

Район башлыклары рәислегендә районнарда яшьләр белән эшләү буенча Координация Советларын һәм Татарстанның Яшьләр Хөкүмәте базасында һәр районда Яшьләр хөкүмәтен булдыру күздә тотыла.

http://yalkyn.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев