Яшел филне кем ала? Уенчыкка җитди мөнәсәбәт булачак
Бүген бала кулындагы уенчыкның һәр дүртенчесе генә үзебезнең илдә эшләнгән. Калганнары – чит илдән, кагыйдә буларак, Кытайдан кайткан. Вәзгыять якын арада ук үзгәрмәгәе. Түрәләр танылган Россия мультфильмнары буенча уенчык җитештерүчеләргә акчалата булышырга вәгъдә иткән. Балага “Ну, погоди!”дагы бүре белән куянны бүләк итәсезме?
Заманасы шундый, бала-чага кибет киштәсендәге уенчыкларны без – әти-әниләргә караганда, яхшырак белә. Син теге яки бу уенчыкның кайсы мультфильмнан икәнен чамаларга өлгергәнче, сабый аның исемен үк әйтеп бирә. Сатучылар тәкъдим иткән уенчыкларның күбесе чит ил мультфильмнары буенча эшләнгән булуы да гадәти хәл. Ни өчен “Каникулы в Простоквашино”дагы Матроскин мәче янында “Леди Баг и Супер кот”тагы Супер мәче кәттәрәк санала? Белгечләр әнә шул сорауга җавап тапмакчы. Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы үзебезнең ил мультфильмнары буенча продукция җитештерүчеләргә субсидия бирүгә бәйле закон проектын тәкъдим иткән. Бәлки чебурашка да сабыйларның яраткан уенчыгына әйләнер?!
Башкаладагы зур сәүдә үзәкләренең берсендә урнашкан уенчык кибетендә эшләүче Лилия Харисова сүзләренә караганда, бүген кибеткә килүчеләрнең күбесенә “Дисней” мультфильмнары каһарманнары кирәк. “Шул ук “Винни-Пух” белән кызыксынучылар сирәк”, – ди матди һәм техник тәэмин итү бүлеге җитәкчесе. Лилия Харисова фикеренчә, җитештерүчеләр үзләре дә гаепле. “Чит ил уенчыклары бии, җырлый, төрле якка утлар чәчә, ә безнекеләрнең кул-аяклары гына селкенә. Мондый уенчык белән баланы шаккатырып булмый”, – ди ул. Сыйфатлы, шул ук вакытта баланы кызыксындырырлык уенчык җитештерү шактый кыйммәткә төшә. Әлеге эштә беләк кенә аз әле. Мультфильм каһарманын җитештерә башлау өчен авторлык хокукы кирәк. Субсидия әнә шул лицензияне сатып алырга биреләчәк дип фаразлана да инде.
“Закон проекты хуплау тапкан очракта, җитештерүчеләр җиңел сулап куячак, – ди Балалар товарлары индустриясе предприятиеләре ассоциациясе җитәкчесе Антонина Цицулина. – Ник дисәң, танылган каһарманнарны җитештерергә теләүчеләр лицензия сатып алуга гына да ел саен 30 миллион сумга кадәр акча тота. Мультфильм авторларының кереме елына 1,4 миллиард сумнан артып китә. Лицензиясез эшләүчеләргә исә зур күләмдә штраф яный. Бүген кибет киштәсендә кырыктан артык Россия анимация бренды бар”. Алга таба Фиксиләр, Смешарикларның сафы тагын да ишәячәк дип көтелә. Министрлык вәкилләре әйтүенчә, яңалык кибет киштәсендә үзебезнең илдә эшләнгән уенчыклар санын гына арттырып калмыйча, Карсылу, өч баһадирны чит ил базарына чыгарырга да ярдәм итәчәк.
Рәсми мәгълүматларга караганда, бүген базардагы уенчыкларның 22 проценты үзебездә җитештерелгән. Калганнары – чит илдән, кагыйдә буларак, Кытайдан кайткан. Роспотребнадзор белгечләре исә соңгыларын сатып алганда саграк булырга киңәш итә. Кытайдан кайткан курчаклар, мәсәлән, агуларга да мөмкин. “Уенчыкларны йомшак полимер, ягъни медицина эшләнмәләре калдыкларыннан ясыйлар. Ул артык җылынган очракта, агулы газлар бүлеп чыгара башлый”, – дип аңлаткан белгечләр. Уенчык сайлаганда аның күрсәтмәсен укырга, материалына, исенә, төсенә игътибар итәргә кушканнар.
Гөлсинә МӨХЕТДИНОВА, тәрбияче (Казан):
– Ватанпәрвәрлек кечкенә яшьтән үк башлана. Без быел әти-әниләргә балаларын Яңа ел тамашасына алып килгәндә, чит ил каһарманнары булып киендермәскә киңәш иттек. Татар һәм рус халык әкиятләрендәге аю, бүре, төлкеләр күпкә күркәмрәк бит. Тәрбия барышында балаларга үзебездә төшерелгән мультфильмнарны күрсәтергә тырышабыз. Яңалыкны хуплыйм.
Артур СИДОРОВ, эшмәкәр (Чаллы):
– Чит илдә җитештерелгән сыйфатсыз уенчыкларны өнәмим. Яшел фил яки алсу төстәге аю белән уйнаганда бала нинди хисләр кичерүен күз алдына да китереп булмый. Мультфильм каһарманнары белән дә шул ук хәл. Чит илдә төшерелгән тасмаларның кайберләре чынбарлыкка якын да килми. Дүрт яшьлек улымның иң яраткан уенчыкларының берсе – “Ну, погоди!”дагы бүре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев