Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яшел Үзәнгә 600 миллион сум

Моношәһәрләрне үстерү фондыннан Яшел Үзәнгә 600 миллион сум бүлеп бирергә мөмкиннәр. Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов моношәһәрләрне үстерү фонды генераль директоры Дмитрий Скриванов белән әнә шул хакта фикер алышты,очрашу барышында Яшел Үзән шәһәрен үстерү турында килешү имзаланды. Яшел Үзәнне үстерү проекты өчен 600 миллионлап акча кирәк булачак. Дмитрий Скриванов әйтүенчә, әлеге...

Моношәһәрләрне үстерү фондыннан Яшел Үзәнгә 600 миллион сум бүлеп бирергә мөмкиннәр.

Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов моношәһәрләрне үстерү фонды генераль директоры Дмитрий Скриванов белән әнә шул хакта фикер алышты,очрашу барышында Яшел Үзән шәһәрен үстерү турында килешү имзаланды. Яшел Үзәнне үстерү проекты өчен 600 миллионлап акча кирәк булачак. Дмитрий Скриванов әйтүенчә, әлеге акчалар шәһәргә билгеле бер вакыт аралыгында күчәчәк дип әйтеп булмый, бу күбесенчә төбәк һәм муниципаль хөкүмәткә бәйле. Документлар, бизнес-планнар әзер булган очракта, фонд үз өстенә җаваплылык алырга әзер. Яшел Үзән районы башлыгы Александр Тыгин исә, районның потенциалы - логистик, авыл хуҗалыгы һәм җитештерү тармакларын үстерүдә. Шул рәвешле хәрби-оборона өлкәсен күп профильле итеп җәелдерергә мөмкин, дип саный.

Шәһрии Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев