Саба таңнары

“Яшен” җәмгыяте 150дән артык оешмага хезмәт күрсәтә [+фото]

Җаваплылыгы чикләнгән "Рамазан", "Яшен" җәмгыятьләре биләмәсендә транспорт йөртүчеләр иртәнге якта кайнашып алалар да, ул арада төрлесе төрле якка таралышып та бетәләр. Базада ремонттагылар гына кала. "Яшен" җәмгыяте автобуслары 45 мәктәпкә, 47 балалар бакчасына, спорт, мәдәният учреждениеләренә, кыскасы, җыеп әйткәндә, 150дән артык оешмага хезмәт күрсәтә. Әйтик, Илдус Кәримуллинны күбрәк Лесхоз бистәсендә...

Җаваплылыгы чикләнгән "Рамазан", "Яшен" җәмгыятьләре биләмәсендә транспорт йөртүчеләр иртәнге якта кайнашып алалар да, ул арада төрлесе төрле якка таралышып та бетәләр. Базада ремонттагылар гына кала. "Яшен" җәмгыяте автобуслары 45 мәктәпкә, 47 балалар бакчасына, спорт, мәдәният учреждениеләренә, кыскасы, җыеп әйткәндә, 150дән артык оешмага хезмәт күрсәтә. Әйтик, Илдус Кәримуллинны күбрәк Лесхоз бистәсендә күрәсең. Көннең икенче яртысында Тимершык, Миңгәр мәктәпләре, Саба гимназиясе укучыларын Боз сараена алып килә, икенче партияне кичке якта китерә. Балалар белән ярышларга, фестивальләргә чыгып китә. "Яшен" оешмасы ачылганнан бирле эшлим. Түбән Новгородка, Уфага һәм башка шәһәрләргә бардым. Тизлек - сәгатенә 60 километр инде, укучылар иминлек каешларын беркеткән булырга тиеш. Балаларның шуклары да бар, озатып йөрүче тренер яки укытучы белән бергә аларга кагыйдәләрне аңлатабыз. Тфү-тфү, күңелсезлекләр булганы юк, була күрмәсен"- ди ул.

- Стаж булгач, мине дә ерак рейсларга җибәрәләр,- дип сүзгә кушыла 2004 елдан эшләүче Сатыш егете Рушан Хаҗиев.- Балаларны Екатеринбургка, Мәскәүгә алып бардым. Хәзерге көндә Югары Ослондагы "Иннополис"ка эшчеләр йөртәм. Моның өчен кешеләрне алырга иртәнге бишенче яртыда Шәмәрдәндә булырга кирәк. Көн саен алып барам, алып кайтам. Күп гомер юлда уза, әмма зарланган юк.

Равил Гарипов исә 19ы көнне генә Казахстанның Аксай шәһәреннән кайткан, 6 көн юлда булган. "Ярышка 8 укучы алып бардым. Исән-сау йөреп кайттык. Нәрсә инде ул мең чакрымдагы Казахстан? Белоруссиягә дә бардым, Санкт-Петербургны әйтеп тә тормыйм. Бүген менә кышкы тәгәрмәчләр куйдым. Иртәгә Актанышка инвалидларны ярышка алып китәм",- диде ул юлларда йөрү романтикасы рухында.

"Яшен"дә эшләве җиңелме? Һәр километрыгыз спутник навигациясе ярдәмендә контрольдә тотыла бит". Юлга кузгалырга торган шоферларга биргән бу соравыма кайсыдыр: "Эшкә керергә җыенасыңмы әллә?" - дип тә ычкындырды. "Әле китәргә җыенмыйбыз икән, димәк, әйбәт",- диде икенчесе. "Бик бердәм коллектив бездә. Хезмәт хакларын вакытында алабыз, түләү ягыннан проб­лема юк. Мин бу оешмага 2004 елда килдем. Аңарчы ПМКда идем. Биредә эшнең бетеп торганы юк. Җәй буе хуҗалыкларга хезмәт күрсәттек, Балык Бистәсенә дә җибәрделәр. Кышын кар көрибез. Эш булгач, үзе бер куаныч",- дип сөйләде "Джон Дир" үзтөягечен йөртүче Рафит Галиәхмәтов.

Иминлек мәсьәләсендә та­ләп­нең катгый куелганлыгын барысы да яхшы аңлый. "Навигация системасы бездә тулаем кертелгән. Инде транспорт чараларының куркынычсызлыгы турындагы техник регламент нигезендә автомобильләргә тахографлар да куя башлыйбыз. Бер тахограф 63 мең сумга төшә. Кыйммәт, әмма шоферларның маршрутын, хезмәтен һәм ялын күзәтеп торучы техник чара иминлекне арттыра. Шулай ук быел иминият оешмасына 750 мең түләп пассажирларның тормышына, сәламәтлегенә килгән зыян өчен гражданлык җаваплылыгын да рәсмиләштердек. Якын көннәрдә медицина бүлмәсе ачабыз. Шәфкать туташы Ландыш Әхмәтованы квалификациясен күтәрү курс­ларына җибәрдек. Йөртүчеләрнең сәламәтлеге турында җитди кайгыртылачак,- ди оешманың баш бухгалтеры Гөлсу Закирова.

Оешма һөнәри бәйрәмен ничек билгеләп үтә соң? Эш турында дәртләнеп сөйләгән кешеләр бу сорауга җавапта авырсынып калдылар. Элегрәк, эш характерына бәйле рәвештә, коллективны барысын бергә җыярга тырышып карау барып чыкмаган. Бәйрәм ясап йөрсәләр, хәтта ял көнендә дә район күләмендәге чаралар өзелергә мөмкин икән. "Районда гына түгел. Безгә машина сорап Кукмарадан, Балтачтан, Теләчедән шалтыраталар. Кайбер шоферларга көнгә өчәр юллама бирелә. Сабырлыкларына сокланырлык. Бездә ялны эштә үткәрә белгән кешеләр эшли,"- диде диспетчер Әнисә Ганиева. Кыскасы, рейслардан кайтып кермәгән йөртүчеләр эшләгән оешма һөнәри бәйрәмне премияләр биреп, хезмәт алдынгыларына Грамоталар тап­шырып билгеләп үтә. Беркем дә игътибарсыз калмаячак

Рамазан Зарипов, җаваплылыгы чикләнгән "Рамазан","Яшен" җәмгыятьләре генераль директоры:

-Унбиш елга якын районны транспорт белән тәэмин итәбез. Җаваплылыгы чикләнгән "Рамазан" оешмасының 23 кешесе, 18 транспорты төзелеш, авыл хуҗалыгы тармагына, мәгарифкә һәм башка оешмаларга транспорт хезмәте күрсәтә. Барысы 6300 тонна йөк ташылды. Җаваплылыгы чикләнгән "Яшен" оешмасында 87 кеше эшли, 115 транспорты бар. Агымдагы елның 9 аенда 38 миллион сумлык хезмәт күрсәтелде, 601300 кеше йөртелде. Оешмада үзләренең тырышлыгын, уңганлыгын күрсәтергә өлгергән кешеләребез шактый. Шоферлар Гаяз Хөсәенов, Айдар Хәмидуллин, Айдар Шамилов, Әнәс Гатиятуллин, Илдус Кәримуллин, Рушан Хаҗиев, Марат Сафин, Мөсәвир Вакказов, Ильяс Ибрагимов, Николай Антонов, район мәктәпләренең автобус шоферлары Рамил Вафин, Азат Гыймадиев, Айдар Габделхәев, Бәдегытдин Галимбиков, Мөнир Җәләлетдинов, Альберт Мифтахов, Мөдәрис Шакирҗанов, Флүр Фаварисов, Тәлгат Нигъмәтҗанов, Нәзир Нигъмәтҗанов һәм башкалар шундыйлар. Шоферларыбыз ышанычны аклап, юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтиләр. Барысын да, гомумән, "Рамазан", "Яшен" җәмгыятьләре коллективларын һөнәри бәйрәмнәре белән ихлас котлап, хезмәтләрендә уңышлар, нык сәламәтлек телим. Юллары уң, гаиләләре имин булсын.

 

Без социаль челтәрләрдә: ТелеграмВКонтактеТикТок, ЮтубОдноклассникиТвиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: