Яшьлеккә кайтып килдем
Яңа ел ялларында теләгемне тормышка ашырдым: яшьлеккә, аның да иң гүзәл, иң бәхетле чорына – студент елларына кайтып килдем. Газета укучылар гаеп итмәсен, безнең яшьтәгеләр истәлекләр белән яши. Шуңа да шатлыгымны уртаклашасы иттем. Раушания сеңелкәш (Шәяхмәтова). “Без – бер гаилә” дип язган бит. Мин дә үземне шул гаилә әгъзасы итеп тоям.
Быел да кызым Яңа елга бүләк ясады – Кәрим Тинчурин театрында куелган М.Әмирнең “Шаян Гөлшаян” комедиясенә билет алып бирде (үткән ел Камал театрында булган идем). Хәзер билет алуы бик җайлы, компьютердан үзеңә уңайлы вакытка һәм кесәңә туры килә торган урынны сайлыйсың да, шунда ук акчаңны түләп, билетыңны принтердан чыгарып та аласың. Казанга баргач штрих-кодын автоматка укытасы гына кала.
Бүген тинчуринлыларның төп йорты булган бинада элек Г.Камал исемендәге академия театры урнашкан иде. Үзешчәннәр куйган спектакльләрдән башканы белмәгән авыл баласы өчен чын могҗиза – театр дигән гаҗәп бай, серле дөньяның бишеге булды ул. Үзешчәннәр димәктән, мин үзем дә Чепьяда 9-10нчы сыйныфларда укыганда ул чорның данлыклы өлкән вожатые, Татарстанның атказанган укытучысы, ике тапкыр “Почет билгесе” ордены кавалеры, 40 елдан артык өлкән вожатый булып эшләгән, “СССРның иң яхшы вожатые” исеменә лаек сугыш ветераны Фәрит Гыйльманов җитәкчелегендә районның барлык авылларында диярлек спектакльләр куеп йөргән бала. Институт тәмамлап Карадуган мәктәбенә кайткач та театр куеп күп йөрдек. Мирсәй Әмирнең “Миңлекамал” әсәрен Карадуганда укытканда мәктәп коллективы белән куйган идек. Миңлекамал ролендә СССРның халык мәгарифе отличнигы, “Хезмәттәге батырлык өчен”, “Бөек Ватан сугышы елларындагы хезмәт батырлыгы өчен” медальләренә ия, математика укытучы Мәдинә апа Зыятдинова уйнады. Халык аның уенын алкышларга күмә иде.
Беренче курста “Сәнгатьле сөйләм” дәресләрен театр белгече, педагог Халит Кумысниковның укытуы безнең өчен күк капусы ачылуга тиң булды. Ул безнең белән очрашуларга танылган артистларны чакырып, таныштырып кына калмады, ә һәр спектакль премьерасына билетлар алырга ярдәм итте. Урыннар “күгәрчен кетәклеге”ндә булса да (балкон, иң соңгы рәт, бәясе 80 тиен), күңелләр шат. Бер юлын белгәч, биш ел театр белән арабызны өзмәдек. Соңгы тиеннәрне җыеп булса да, һәр премьераны карап бардык.
Хәзер юл йөрүнең бер кыенлыгы да юк, Балтач белән Казан арасында ике шәхси эшмәкәрнең “Газель” автобуслары йөреп тора. Аллаһы Раббыбыз юлчыларны хәвеф-хәтәрләрдән генә сакласын инде, фаҗигаләр күрергә язмасын.
Менә ул безнең яшьлек эзләрен саклаган бина! Тыштан шактый “картайган”. Авыл кешесе иртәчел бит ул, сәгать ун тулганда мин театрда идем инде. Дөресрәге, аның билет сату өлешендә. Ярый әле җылы, тик урындыклар гына юк. Үзем дә инде, юл өстендә генә туганнар яши, иртә таңнан яшь балалы гаиләне борчыйсы итмәдем шул. Юкса, авыл күчтәнәчләре дә алган идем. Бераздан минем ише иртәчел авыл тамашачылары да килә башлады. Казанбаштан мөлаем чибәр ханым белән танышып киттек. Мөгаллимә икән, уртак телне тиз таптык. Аңа да билетны бүләк иткәннәр. Хәзер бәйрәмнәрдә концерт-спектакльләргә билет бүләк итү күркәм гадәткә әверелде шул. Әниләр көненә килендәшнең кызы белән кияве Салават Фәтхетдинов концертына билет бүләк иткәч, и-и куандым. Салаватка күптән барганым юк иде. Күңелләрем хушланып, яшәреп кайттым да, ай буе канатланып йөрдем.
Менә мөлаем, милли киемнәр кигән кызлар (театр училищесы студентлары икән) ишекләрне ачып, безне каршы алды. Монда соклангыч матурлык: затлы пәрдәләр, балкып янган люстралар, чыршы утлары җем-җем итә. Үзеңне илаһи бер халәттә хис итәсең! Спектакль башланырга бер сәгать вакыт бар. Күргәзмәләр залына үтәм. Менә Мәхмүтовлар гаиләсенә багышланган стенд, театр яулаган үрләрне чагылдырган диплом-бүләкләр, спектакльләрдән күренешләрнең һөнәр осталары иҗат иткән макетлары. Миңа бигрәк тә бәйләп эшләнгән “Зәңгәр шәл” күренеше макеты ошады. Диварларда артистларның зур-зур портретлары тора. Халык салмак кына әңгәмә кора, фотога төшеп мәш килә. Гаиләләре белән килүчеләр шактый. Яшьләрнең күплеге күңелне куандыра. Менә бит, татар теле бетә дибез, ә никадәр яшьләр татарча спектакльгә килгән. Ак яулыклы әбиләр, түбәтәйле бабайлар да бар. Балалар өчен махсус урыннар булдырылган. Хатын-кыз өчен мөһим бүлмә – туалет, анда зур-зур көзгеләр, идеаль чисталык, комганнары да бар. Балалар әкият геройлары белән чыршы янында фотога төшә. Гаилә белән килүчеләргә бөтен уңайлыклар бар.
Беренче звонок булуга партерга кереп урынымны барладым да, җәһәт кенә балконга менеп киттем. Чибәр кызлар: “Әби, кая ашыгасың?!” – диләр. “Яшьлегемне эзлим”, – дим. Елмаялар. Аларның иң бәхетле чаклары шул. Урын сораучы күренми. Тын гына утырам. Яшьлекнең иң матур мизгелләре хәтер сандыгыннан тышка ургый. Икенче звоноктан соң урыныма төшәм. Зал тулган, буш урыннар күренми. Шунда гына игътибар иттем. Залда театрның танылган өлкән артистлары шактый икән. Премьера бит!
Ниһаять, өченче звонок! Залда утлар сүнә, без сихри дөньяга чумабыз. Күңел тел белән әйтеп булмастай бер халәттә. Мирсәй Әмирнең “Шаян Гөлшаян” әсәрен комедия-буфф дип атаганнар (буффы нәрсәдер тагын). Режиссеры – Русиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит Заһидуллин, Гөлшаян ролендә – Диләрә Фәттәхова. Авылның иң чибәр хатын-кызына барлык ирләр гашыйк. Ә ул чибәр хатынны авыл старостасы “тутырган тавыгым” дип атый. Менә нинди була ул чибәр хатын! Сөяк белән тиредән калуны чибәрлеккә санаган кызлар, карагыз, күрегез: үзе чибәр, үзе шаян, үзе сәламәт һәм сөйгәне Әхмәткә (Салават Хәбибуллин) тугры хатын. Тик менә Әхмәтенең чамасыз көнчелеге гаҗиз итә аны һәм шаян хатын тапкыр да икән әле, башка бер дә көнләштермәслек итеп ирен акылга утырта.
Спектакль күптән язылган булса да, бүгенге көн проблемасын чагылдыра. Көнчелек – яман чир. Күпме язмышлар шул чир аркасында фаҗига кичерә (үткән җәйдә генә районда җан тетрәткеч хәлләр булды), гаиләләр таркала, балалар ятим кала. Гаилә нигезе мәхәббәткә һәм бер-береңә ышанычка корылган булырга тиеш.
Спектакльне мин бик яратып карадым. Җыр, музыка, биюләр!.. Шаянлык белән җитдилек бергә үрелгән. Автор көлә-көлә заман проблемаларын күтәрә, чишү юлларын эзли. Күңелемә хуш килгәне тагын шул булды: әсәргә ямаулыклар салынмаган, ягъни ул “Тапшырылмаган хатлар”, “Ак чәчәкләр”, “Миркәй белән Айсылу” әсәрләре сыман ботарлауга дучар булмаган. Мондый тәҗрибәләрне безнең буын һич тә кабул итә алмый, ә яшьләр асыл мәгънәсен аңламый кала. Костюмнар матур да, милли дә. Тик Миләүшәнең артык кычкыруы гына колакны ерта. Төхбәй мулла әйтмешли, “фирештәләрне качыра”.
Менә шулай, өйдәге бетмәс-төкәнмәс эштән, сыер, тавыклардан араланып “дөньяга чыгып керсәң”, әллә ни гомергә җитәрлек уңай энергия аласың, күңелләр сафланып, яшәреп, җитдиләнеп китәсең. Шул ук көнне Аллаһы ярдәме белән әйләнеп тә кайттым.
Спектакльдән чыктык та, тукталышта транспорт көтәбез. Яныма бер ханым килде дә: “Менә бит, никадәр күңел күтәренкелеге, рухи азык алдым, юкса өйдә ятым бурсып беткән идем”, – диде. “Кайдан соң сез?” – дип сорадым аннан. “Казаннан”, – ди. Минем Балтачтан икәнемне, берьялгызым автобус белән килүемне белгәч исе китте. “Ни белән кайтасың инде?” – ди. “Абый, утырт” белән”, – дим. Әле ярый малайлар Балтачка китереп куйды, алып кайтты.
Менә шундый кеше инде мин. Өйдә авырткан җирләрне санап ятканчы дим дә, чыгып, бер җилләнеп керәм. Менә бу юлы да яшәреп, әллә ни кадәргә җитәрлек көч-куәт алып кайттым. “Хәрәкәттә – бәрәкәт!” ди халык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев