Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яшьләрнеке яшьләрчә, олыларныкы сыйфатлырак

Аш-су әзерләүче бер танышым узган ел эшмә­кәр­гә әйләнеп китте: туганнары белән бергә кафе ач­тылар. Күрешкән саен, әллә уйнап, әллә чынлап, кафесына эшкә чакыра. Аш кына пешереп торырсың, башка берни кушмабыз, ди. Махсус һөнәри уку йортларын тәмамлаган яшьләр дә күп бит, дим. Алар пицца, торт, шуның ише кабымлыклар әзерләүгә оста булса да, гап-гади шулпадан, тәмле итеп, аш пешерә белми икән.

Урнашып, бер-ике көн үтүгә, пешерү миңа ошамый, башка һөнәр сайларга кирәк, дип китеп баручылар да булган. Яшьләрнеке яшьләрчә инде, олылар басынкырак шул... Соңгы елларда пенсия яшендәгеләрне эшкә алырга теләк белдерүче оешмалар арткан. Хәзер пенсионерлар да өйдә утырмау ягында. Беренчедән – өстәмә керем, икенчедән – хәрәкәт һәм аралашу. Ә республиканың халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 12 мең 693 кеше эшсезлек буенча исәптә тора. Узган ел әлеге үзәкләргә, эш табарга теләп, 68 меңнән артык кеше мөрәҗәгать иткән һәм 45 меңнән артыгы урнаша алган. Былтыр халыкка 2016 елга караганда күбрәк хезмәт урыннары тәкъдим итә алганнар.


Халыкны эш белән тәэ­мин итү үзәкләре 1991 елның апрель аенда барлыкка ки­лә. Шул елны эшсезләр ар­мия­сеннән котылу җәһә­тен­нән “Россия Федерациясендә халыкны эш белән тәэмин итү турында”гы закон кабул ите­лә. Замана белән бергә бу үзәк­ләрнең дә роле үзгәрә. Шушы көннәрдә булып узган коллегия утырышында хез­мәт, халыкны эш белән тәэ­мин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова да бу хакта искә төшерде. Мәшгульлек үзәге хезмәт­кәр­ләре үзләренә килгән кеше­ләргә эш эзләүдән тыш, шул җирлектә яшәгән физик мөм­кинлекләре чикле кеше­ләр­нең һәркайсы белән танышырга, аларның нинди һө­нәргә сәләтле булуыннан чыгып, эш урыны тәкъдим итәр­гә тиеш. “Һөнәри уку йортларында белем алучы­ларның да, укуны тәмамлап, кая барырга белмичә, мәш­гуль­лек үзәгендәге биржада исәпкә басып, социаль пособие ала башлаганын көтеп тормагыз, – диде министр. – Кулларында диплом булганчы, төрле оешмалардагы эш урыннары белән таныштыра торыгыз!”


Бүген мәшгульлек үзәк­ләренә эш сорап килүчеләр башка булган кебек, хезмәт базарындагы вакансияләр дә үзгәрә. Кайбер һөнәрләр актуальлеген югалта. Ә мәш­гульлек үзәкләре 3 мең


ярымнан артык оешма белән хез­мәттәшлек итә. Узган ел гына да 221 мең 600 вакансия барлыгын хәбәр иткәннәр. Го­мумән 38 меңнән артык вакантлы урын буш. Дөрес, тәкъдим ителгән эш белән кешенең ихтыяҗы туры кил­мәскә мөмкин. Монда сайлану турында гына сүз бармый, кеше бер һөнәр буенча укыган, аның буенча эшкә урнашу мөмкинлеге юк, ди. Мәш­гульлек үзәкләре хезмәт базарында эшчеләр­гә, хезмәт­кәрләргә сорау булган бүтән һөнәр үзләште­рер­гә ярдәм итә. Физик мөм­кинлек­ләре чикле кешеләр­не эшкә урнаштыру өчен дәүләт квоталар бүлеп бирә.


– Үзәкләрдә инвалидларны эшкә урнаштыру белән аерым хезмәткәрләр шө­гыль­ләнә. Аларга мөмкин­лекләре, теләкләре, белемнә­реннән чыгып, эш сайларга булышалар, – ди Казандагы Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Марат Хәйруллин. – Инвалид теләсә кайсы эшкә бара алмый. Пенсионерлар арасында да, эшләр идем, дип килүчеләр артты. Программалар бар, рәхәтләнеп булышабыз. Декрет ялында утыручыларны да курсларда укытабыз.


Марат Муллахан улы эш тәртибен җентекләп аңлатып та бирде. Әйтик, хисапчы өч ел декрет ялында утырганда байтак кына законнар үзгәрә, яңа программалар барлыкка килә. Элег­рәк пенсионерларны ком­пьютер курсларында укыту канәгатьләндерсә, бү­ген инде ул гына җитми, чөнки өйдә утырасылары килми. “ЭВМ операторы, газ белән эретеп ябыштыручы, аш-су остасы, кондитер белгечлеген үз­ләштерүче өлкән­нәр байтак, – ди Марат Хәй­руллин. – Алар­ның теләге зур, яшьләр баш тарткан эш­ләрдән дә куркып тормыйлар”. Эш бирүче оешма җи­тәк­челәре дә, сайлау мөмкин­леге булганда, өл­кән­нәргә туктала икән. Алар моны, эшне сыйфатлырак башкаралар һәм вазифаларына да җа­ваплырак карыйлар, дип аң­латалар. Узган ел аш-су осталары әзерләү курсларында укучыларның барысы да ка­фе-рестораннарга эшкә урнашып беткән. Шәһәрдә генә түгел, район үзәкләрендә дә пекарнялар, кондитер эш­лән­мәләре, кулинария һәм ри­зык әзерләүче башка урыннар күп ачыла. Аларда эшләргә кеше җитми. Пенсионерларны сак хезмәтенә дә укыталар. Кемерово фаҗигасеннән соң таләпләр тагын да арткан. Кыс­касы, эшлим дигән кешегә эш җитәрлек. Казанда гына да – 16 мең вакансия. Аның 60-70 проценты – эшче урыны. Тө­зү­челәр, автобус йөр­тү­челәр, аш-су осталары, медицина хезмәткәрләре даими кирәк.

Фото: https://pixabay.com | natalianovikova

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев