Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Явлаштауда җәннәткә илтүче юл турында сөйләшкәннәр

Явлаштау авылы мәчетендә Мишәбәш, Шекше, Иләбәр мәчетләренә йөрүче хатын-кызлар катнашында «Җәннәткә илтүче юл»дигән исем астында бик эчтәлекле, күркәм мәҗлес үткәрелде.

Коръән укып, дога кылып башланып киткән кичәдә тәэсирле вәгазьләр, риваятьләр яңгырады. Явлаштау, Иләбәр авылы мәчетләрендә Сабада килеп дини белем бирүче Рәсимә абыстай, Мишәбаштан Мөршидә ханым, Иләбәрдән Тәслимә абыстай, Шекшедән Бибинур абыстай чыгышларын килүчеләр йотлыгып тыңладылар. Балалар өчен дини сораулардан әзерләнгән викторина да уйнатылды, катнашучыларга бүләкләр өләшенде.Мәҗлес мул сыйлы чәй табыны артында төгәлләнде.Бәйрәмгә килүчеләргә пылау да әзерләнгән иде. Һәркем биредән иманын арттырып, күп мәгълүмат алып китте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев