Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яз башы башка бәрә

Кояшлы, аяз көннәр башлануга: “Яз исе килә бугай”, – дип шатланырга да өлгермә­дек, кыш кабат “холкы”н күрсәтте. Көннәрнең кисәк кенә суытуы, җылы киемнәрне салырга иртәрәк булуын искәртте. Синоптиклар да иртә язга өметләнмәскә чакыра. Кышның үзгәрүчән холкына ияләшеп кенә җитеш! Дөресрәге, организмыбыз гына чыдасын! Ник дигәндә, тәрәзә артындагы мондый үзгәрешләр вакытында таякның авыр башы һәрчак шуңа төшә бит!

Табиблар да бу чорда сәла­мәт­леккә аеруча игътибарлы булырга чакыра. “Һәр чирнең үз үзенчәлеге булган кебек, төрле авырулардан интеккән кешеләр дә һава торышындагы үзгәреш­ләрне төрлечә уздыра. Язга күчеш чорында андыйларга аеру­ча авырга туры килә. Бу чорда һава торышы аеруча үзгәрү­чән була бит, – ди тәҗрибәле табиб-иммунолог Рания Төхфәтуллина. – Табигатьтәге кискен үзгәрешләр вакытында канда лейкоцитлар күләме арта. Гадәттә, әлеге ак кан тәнчек­ләре күләме салкын тигән чорда, организмга инфекция эләккән очракта күбәя. Шул рә­вешле һава торышы үзгәреш­ләренә бәйле кешеләрнең организмы көннең кисәк җылытуы яки суытуыннан җитди чирдән сак­ланган кебек саклана”.

 
Рания Хәбиповна сүзләренә караганда, һавада кислород кү­ләме кимегән көннәрдә йөрәк-кан тамыры авыруларыннан, астмадан ин­тегүчеләргә аеруча авырга туры килә. “Кагыйдә буларак, мондый чор­да “ашыгыч ярдәм” хезмәтенә мөрәҗәгатьләр саны да өч тапкыр арта”, – ди табиб. Йөрәк белән тил­ме­рүчеләр көннәрнең кисәк кенә суытуын да авырдан кичерә. Гипертония бе­лән авыручыларга атмосфера басымындагы үзгәрешләр, җилсез эссе көннәр җәзага әве­рел­сә, аягы, аркасы сызлаудан, хроник бронхиттан интегүчеләр исә дым­лылык югары булган көн­нәрдә хас­талый. “Һава торышы­ның бозылуыннан тыш, еш кына аның яхшыруы да күпләр өчен зур сынауга әверелә. Әйтик, көн­нәр җылына башлауга, мигрень диагнозы куелган кеше­ләр­нең өянәге кузгала. Хәтта көчле салкыннан кисәк кенә җылы бүлмә­гә кергәндә дә хроник ин­фекцияләр баш калкытырга мөмкин”, – ди белгеч. Тәҗрибәле иммунолог һава торышындагы кискен үзгә­решләр вакытында организмда күзәтелгән биш билгегә аеруча игътибар итәр­гә чакыра.

 
1. Салкынга чыккач, кисәк кенә тын кысыла. Бу күренеш сулыш юлларындагы хилафлыклар турында сөйли. Моңа өстәп әле коры ютәл дә башланса, бронх­лар­ның тиешенчә дәвалап бетерел­мәгән булуы ихтимал. Шуңа күрә кичекмәстән лор табибы яки пульмонологка күренеп, сулыш юлларын тикшертергә ки­рәк. Моннан тыш салкынга чыккач тын кысылу йөрәк ишемия авы­руы­ның беренче билгесе дә булырга мөмкин. Еш кына ул 45-55 яшьлек ир-атлар арасында күзә­телә. Физик эш башкарганда тын кысылу, хәл­сезлек, агарыну, ирен зәңгәрләнү кебек билгеләр күзә­телсә дә, ки­чекмәстән кардиологка мөрәҗәгать итәргә кирәк.


2. Көн суытуга, баш авырта яки баш әйләнә. Бу очракта да икенең берсе күзәтелә. Кайбер кешеләрнең чәч тамырлары салкынга сизгер була. Андыйлар көннәр суытуга баш авыртудан зарлана. Икенче төрле аны чәч­ләрнең салкынга аллергиясе баш­лану дип тә йөртәләр. Баш мие тамырлары кысылу аркасында да салкын көндә баш авырту, әйләнү кебек борчулар күзәте­лергә мөм­кин. Күңел тынычлыгы өчен неврологка күренүдән дә яхшысы булмас.


3. Салкында бит тиресе корый, кул, иреннәр ярыла. Бу билгеләр организмда май эре­түче витаминнар, аеруча Е вита­минының начар үз­ләштере­лүе турында сөйли. Ул, ни­гездә, ашкайнату эшчәнлеге бозылган, гастриттан интеккән кешеләрдә күзәтелә. Бавырны да тикшертү зыян итмәс. Шуңа күрә әлеге билге­ләрнең берсен генә булса да үзендә сизгән кешегә кичек­мәстән гастроэнтерологка мөрә­җә­гать итәргә кирәк.


4. Кышын терсәктә кытыршы урыннар пәйда була икән, иммунитет көчсезләнгән, организмга А һәм В витаминнары җитми дигән сүз. Моның өчен чи кишер, тәрәч балыгы, бавыр, йомырка белән “дуслашырга” туры килә­чәк. Кытыршы урыннардан исә йокларга ятарга 20 минут кала терсәккә зәйтүн мае сөртү коткарачак. Аны атна дәва­мында эшләргә кирәк.


5. Ничек кенә җылы киенсәң дә, урамга чыккач һәрчак туң­дыра, куллар салкын буламы? Димәк, кичек­мәстән калкансыман биз эшчән­леген тикшертергә кирәк. Аның эшчәнлеге бозылу организмның тән температурасын саклау сәләтен “җимерә”. Бу вакытта үзәк нерв сис­темасы аеруча зыян күрә. Мондый вакытта кешедә ярсучанлык, кирәксә-кирәкмәсә елау, ашаган саен ябыгу кебек билгеләр дә күзә­телергә мөмкин.

http://vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев