Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Язгы каникулны укытучылар ничек уздыра?

Мәктәп коридорлары балалар чырчуыннан тынып торган көннәр. Каникуллар. Укытучылар ни белән мәшгуль? Ничек ял итәләр? Шуны белештек.

Илсөяр Мостафина, Биектау районы Ухчоз мәктәбе укытучысы 

– Язгы каникулда укытучылар, гадәттә, эш кабинетларын тәртипкә китерә, дәрескә кирәкле өстәмә дидактик материалларын барлый.Укучылар белән кинога,театрга, музейга экскурсияләр оештыралар.Шәхсән үзләре дә театрга, ял итү үзәкләренә барырга тырыша. Шулай да укытучыны бик актив ял итә димәс идем. Бу аның үзен төрле яклап үстерергә теләге зур булмаудан да торадыр. Шулай ук укытучы финанс ягыннан да бик җитешле кеше түгел бит.

ГөлшанМәүлиева, Мөслим районы Г.Тукай исемендәге мәктәпнең педагог-оештыручысы

— Каникулда үз белемемне күтәрү белән мәшгульмен. Алдан төзелгән план нигезендә, укучылар белән төрле кызыклы чаралар оештырыла. Чыгарылыш сыйныф укучыларына көн саен төрле предметлардан белемен чарларга мөмкинлек тудырылган: консультацияләр үткәрелә. Сыйныф житәкчеләре балаларның ялын файдалы итү өчен бар көчләрен куя. Әти-әниләр белән быел  «Без бергә» фестиваленең яңа номинациясе — иҗади гаиләгәәзерлек бара. Төрле конкурс-фестивальләргә әзерләнү өчен дә кулай вакыт каникул. Менә 30 март көнне Фоат Садриев укулары була. Районыбыз укучылары әлеге чарага да җитди әзерләнәләр.

Роза Мөбәрәкова, Кукмара районы  Зур Сәрдек гимназиясе укытучысы

— Үз белемебезне күтәрү өстендә эшлибез: предмет буенча мәсьәләләр чишәбез. Шул ук вакытта рухи ихтыяҗны тулыландыру өстендә дә эшлибез: матур әдәбият, газета-журналлар белән танышабыз.

Рузалия Латипова, Актаныш районыПучы балалар бакчасы тәрбияче

— Мин үзем укытучы түгел, тәрбияче. Әмма без мәктәп белән тыгыз элемтәдә торабыз. Укытучылар язгы каникулда, аңлавымча, эштә. Кемдер БДИ, ТДИга консультацияләр үткәрә. Балалар имтиханнар биреп карыйлар. Фәннәрне авыр үзләштерүче, сәләтле балалар белән эш алып баралар. Укытучылар мәктәп эчендә «кайный».

http://magarif-uku.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев