Язлар безгә назлар алып килд
Нәкъ шул көнне, ниһаять, яз килүен хәбәр итеп, җиргә ләйсән яңгыр тамчылары төште. Нинди көн ул дисезме? “Казан” милли-мәдәни үзәгенең Казан шәһәр филармониясе коллективы, үзенең 20 еллык туган көнен бәйрәм итеп, тамашачысына “Язгы моңнар” дигән тамаша-концерт бүләк итте. Һәм яз, мәхәббәт турындагы җырлары белән безгә чын яз китерде. Алып баручылар Әмир Әхмәдишин белән Гөлнара Мулланурованың: “Матур моңнар белән язны каршы алыйк”, – дигәннәре бигрәкләр дә дөрескә чыкты.
Казан шәһәр филармониясе үз кочагына республикабызда иҗат итүче иң популяр җырчыларны җыйган дисәк тә, мөгаен, ялгышмабыз. Тамаша залы бер-бер артлы Рөстәм Асаев, Резидә Шәрәфиева, Гөлшат Имамиева, Ясмин, Айдар Габдинов, Алинә Шәрипҗанова, Эльвира Хәйруллина, Сиринә Зәйнетдинова кебек талантларның моңы белән иркәләнде. Музыкаль-инструменталь, бию ансамбльләре дә кушылгач, сәхнәдә тулы бер гармония пәйда булды.
Рәис Кави улы Шакиров җитәкчелегендәге Казан шәһәр филармониясе – бүген республикабызда иҗат итүче иң зур концерт оешмаларының берсе. Аның коллективы да бик саллы. Без яратып тыңлаган җырчыларның күбесе диярлек филармония канаты астына сыенган. Аларга анда иҗат итәргә мөмкинлек бирелгән. Бер сезон эчендә генә дә филармония йөзләрчә концерт оештыра. Иҗат итеп кенә калмый, бәлки, продюсерлык бурычларын да алып бара. Шуңа күрә дә бу коллективка иң җаваплы һәм җитди чараларны оештыру эшен йөклиләр.
Татарстан турында әйтеп торасы да юк, әгәр Россиянең төрле төбәкләрендә, хәтта чит илләрдә татарның җырлаганын, биегәнен ишетәсез икән, монда Казан шәһәр филармониясенең бик тә катнашы булырга мөмкин. Бу исә аның Татар конгрессы белән ныклы элемтәдә яшәвенә бәйле. Белгәнебезчә, төрле кыйтгаларга таралып яшәгән милләттәшләребез белән очрашулар гел булып тора. Әлбәттә инде, татар дөньясындагы мондый күрешүләр җыр-моңсыз була алмый. Әнә шулай итеп шәһәр филармониясе артистлары милләтебезнең данын еракларга таныта. Алай гына да түгел, җырчыларыбыз төрле илләрдә төрле телләрдә дә бик оста җырлыйлар. Ни әйтсәң дә, кунакка баргач, хуҗаларның күңелен күрү – әйбәт гамәл инде ул. Бу яктан филармония составында Татарстанның халык артисты Чулпан Закирова җитәкчелегендәге “Казан” бию ансамбленә җитеп булмый торгандыр, мөгаен. Кайсы гына илләрнең, нинди генә халыкларның биюләрен сәхнәгә куймый алар! Һәрберсе шул дәрәҗәдә эчтәлекле ки, хәтта сүзсез генә дә гореф-гадәтләрне, тарихны аңларга була. Татарстанның халык артисты Рәсим Ильясов җитәкчелегендәге “Казан нуры” халык инструментлары ансамбле исә тамашаның буеннан-буена сәхнәдән төшмәде. Хәер, бу тамашада гына түгел, башка концертларда да, дәрәҗәле бәйгеләрдә дә аларның урыны гел түрдән.
Филармониянең байлыгы моның белән генә чикләнми әле. “Вернисаж” инструменталь трио, Россия Федерациясенең атказанган мәдәният эшлеклесе Николай Богданов җитәкчелегендәге “Веселые волгари” фольклор-эстрада ансамбле, “Зө-ләй-лә” триосы, “Алсу – Фәридә” дуэты да эшчәнлеген филармониядә җәелдергән. Моңа өстәп, баянчылар, флейтачылар, сәнгатьле уку осталары турында да әйтеп китсәң, чыннан да, филармониянең нинди мөмкинлекләре барлыгын чамаларга була. Өстәвенә монда, буыннар чылбыры өзелмәсен дип, яшь талантларны гел барлап, үзләренә чакырып торалар.
Гомумән алганда, Казан шәһәр филармониясе ул – яңа типтагы мәдәният учреждениесе. Бу – нәрсә дигән сүз соң? Бу – оешма күңел ачу белән генә шөгыльләнми, бәлки тәрбия, белем бирү, агарту эшләрен дә берьюлы алып бара, шул ук вакытта иң төп бурычы итеп төрле төбәкләргә сибелеп яшәгән милләттәшләребезнең гореф-гадәтләрен, мәдәни мирасын саклауны һәм популярлаштыруны саный дигән сүз.
...Безгә яз бүләк иткән тамашада да нәкъ шулай булды. Алып баручылар, “язларда да кышлар була икән” дип, табигать турында да сөйләшеп алдылар, “һәркемнең үз язы, үз моңы була” дип фәлсәфәгә дә бирелделәр, “кычытканлы аш файдалы” дип, язгы милли ашлар әзерләргә дә тәкъдим иттеләр, “чын яз авылда була” дип сөрән салдылар, туган нигез турында да әңгәмә кордылар. Иң мөһиме, инде бакыйлыкка күчкәннәрне дә, өлкән яшьтәге сәнгать әһелләрен дә хөрмәт белән искә алдылар. Арада Айрат Арсланов, Әлфия Галимова, Усман Әлмиев, Рәшит Ваһапов, Флера Сөләйманова, Хәмдүнә Тимергалиева, Рөстәм Закиров кебек яз көне туганнар да бар икән. Шул уңайдан Рөстәм Закиров башкаруында “Эзләдем сине” җырын “өлкән буын җырчыларның тиңдәшсез, кабатланмас эшчәнлегенә мәдхия булып яңгырасын” дип тәгаенләделәр. Мондый изге ниятләр үзләре үк тамашачының кәефен күтәрде.
Фото: http://www.vatantat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев