Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Язмаса язын, көенербез көзен. Хуҗалыкларда югалту көннән-көн арта

    Нинди югалту ул тагын дисезме? Вакытында дым каплатмаган хуҗалык­лар­да бер гектар чәчү җирен­нән 50 тонна чамасы дым парга әйләнә. Дым белән бергә мул уңыш турында хыяллар күккә оча. Мондый хәлне ничек тук­татырга? Белгечләр әй­түен­чә, моңа дым каплату юлы белән генә ирешергә мөмкин. Бу эшне никадәрле тизрәк башкарып чыксаң, шулкадәр нә­тиҗәлерәк.

    Татарстан Авыл хуҗа­лыгы һәм азык-төлек министрлыгы да хуҗалыклар алдына дым каплату эшен атна ахырына кадәр тәмам­лау бурычы куя.
    Республикада дым каплату, эшкәртү һәм тырмалау буенча күп хуҗалык­лар­да эш­ләр башка елларга караганда нәтиҗәлерәк бар­са да, борчылырга сә­бәп­ләр аз түгел. Сөрү җи­рен тырмалауны әле­гәчә башламаган  хуҗалыклар бар. Димәк, дым югалту күлә­ме арта.  


    Шул ук вакытта Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тик­ше­ренү институты галимнәре әй­түенчә, якын араларда иген­чене корылык борчый башларга мөмкин. Язгы кояш та көннән-көн күбрәк кыздыра.


    Спас районы фермеры, Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Дамир Хәмидуллин әйтүенчә, узган көздә чәчүне августның беренче ункөнлегендә башкарып чыкканга күрә, игеннәр көзге кояш нурларында ныгырга өлгергән. Тырмалау эшен дә районда беренче булып башкарып чыкканнар. Билгеле, кырык еллык эш тәҗ­рибәсе булган агроном белми әйтмәс: көзге чәчүне сентябрь аена кадәр сузган хуҗа­лык­ларда уҗымнар кояш нуры астында ныгып калырга  өл­герми. Көзен явым-төшем­нең аз булуы да тискәре йогынтысын ясамый калмагандыр. Урыны белән игеннәрне тыгызларга яки яңадан чә­чәр­гә кирәк. Бер квадрат метрга 500 бөртек чәчелгәндә генә мул уңышка өмет итеп була, ди Дамир Минтаһир улы.


    Республика буенча да иген кырының шактый өле­шен яңадан чәчәргә туры к­и­лә. Бу исә – хуҗалыкларга өстәмә чыгымга барырга туры киләчәк дигән сүз. 


    Эш шуның белән генә дә бетсә, ни әйтер идең дә. Юк шул. Ел дәвамында күз текәп көтеп алган уңышның күләме кимемәсен дисәң, вакытында ашлау гына да җитми. Туфрактагы дымны саклау чараларын күрергә кирәк. Ни өчен дигәндә, көннән-көн күбрәк кыздыра баручы кояш нурлары һәр гектардан тәүлегенә... 50 тоннага якын дымны парга әйләндерергә сәләтле, ди Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов.


    Туфрактагы дымны сак­лап калуның иң нәтиҗәле алымы – сөрү җирен тырмалау. Тырмаланган җирдә дым­ның парга әйләнүе, бөтенләй үк бетмәсә дә, бермә-бер кими. Тырмалау – җирнең өске катламын тигезләргә һәм тыгызларга мөмкинлек бирә. Дым каплатылганнан соң тыгызланган җирдән дым өскә түгел, ә аскы катламга төшә. Җирнең өске катламы кояш нурлары астында тизрәк җы­лына, шуңа да игеннәрнең үсеше тизрәк бара. Җирне никадәр алдан тырмаласаң, нәтиҗәсе шулкадәр югарырак була икән.


    Әйтергә генә ансат: хуҗа­лыкларда барлыгы 2 миллион 850 мең гектар сөрү җирен тырмалыйсы бар. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәтеннән алынган мәгълү­матларга караганда, әлегә бу эш 1 миллион 91 мең гектарда башкарылган. Бу исә – узган елның шул чоры белән чагыштырганда күпкә югары дигән сүз.


    Иген игү культурасы буенча күпләргә үрнәк булган Актаныш уңганнары бу эшне тәмамларга да өлгергән. Зәй, Ютазы, Тукай, Баулы, Тәтеш һәм Лениногорск районнарында дым каплату буенча актив эшчәнлек алып барыла.


    Шул ук вакытта төрле сә­бәп­ләр белән бу эшкә керешеп кенә килүче районнар да бар. 54 мең гектар сөрү җире булган Питрәч районы хуҗа­лык­ларында бу мәйданның 6,2 процентында гына дым каплатылган. Кызганыч, күрсәт­кеч­ләре аннан да түбән булган районнар да бар. Югары Ос­ланда – 5,9, Мамадышта – 4,7, Менделеевскида – 3,4, Ала­бу­гада – 2,2, Кукмарада – 1,8, Әгер­җедә – 1,1, Теләче райо­ны хуҗалыкларында сө­рү җи­ренең нибары 0,9 процентында гына дым каплату эше башкарылган. Республи­каның төнь­як районнары, аерым алганда, Арча, Әтнә, Балтач, Балык Бистәсе һәм Саба районы хуҗалыкларына быел тагын да кыенгарак туры килер, мөгаен. Ни өчен дигән­дә, бу районнарда әлегәчә дым кап­латуга тотынмаганнар. Югый­сә кояш аларда да үз эшен тырышып башкара. Тәү­лек саен һәр гектардан дистә­ләрчә тонна дым парга әйләнә.


    Табигать быел игенчегә никадәрле хәерхаһлы булыр, анысын киләчәк күрсәтер. Фаразларның да төрлесе бар. Әмма, кем әйтмешли, һава­да­гы торнага ышанып, кулдагысын ычкындырырга ярамый. Дым каплатуны никадәрле тизрәк башкарып чыксак, аның уңыш күләменә уңай тәэ­сире шулкадәрле югары буласына шик юк.

    Фото: http://www.vatantat.ru
    http://www.vatantat.ru

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: