Саба таңнары

Язмыш мине ничек кенә сынамады

Бөтен хәсрәт кечкенә вакытта егылганнан башланды. Шуклыгым малайларныкыннан ким түгел иде шул минем. Бер көтү бала-чага тау башыннан чана шуганда, мин, агачка килеп төртелеп, умыртка сөягемне имгәттем. Миңа хәзер 67 яшь. Алты яшемнән шушы вакытка кадәр ниләр генә күрмәдем. Әмма язмышыма шөкер итеп, һәр туган таңга сөенеп, шатланып яшим. Баштарак...

Бөтен хәсрәт кечкенә вакытта егылганнан башланды. Шуклыгым малайларныкыннан ким түгел иде шул минем. Бер көтү бала-чага тау башыннан чана шуганда, мин, агачка килеп төртелеп, умыртка сөягемне имгәттем. Миңа хәзер 67 яшь. Алты яшемнән шушы вакытка кадәр ниләр генә күрмәдем. Әмма язмышыма шөкер итеп, һәр туган таңга сөенеп, шатланып яшим.

Баштарак егылганның бернинди начар ягын күрмәсәм дә, тора-бара үземдә тайпылышлар сизә башладым. Мәктәпне тәмамлап, укырга китәргә җые­нып йөргән чак иде. Хәлем начараеп китеп, аңымны җуй­ганмын. Уянып киткәндә, сентябрь ае иде инде. Өч ае буе аңсыз ятканмын икән. Шул көннән соң, тормышка башкача карый башладым. Табиблар: "Аяксыз кала­сың", - диделәр. Бу хакта яратып йөргән кешемә дә әйттем. Тик ул аңа карап араны өзмәде. Нинди генә авыр хәлдә калсам да, гел янәшәмдә булды. Әти белән әнием мине кая гына алып барып карамадылар. Иң яхшы табиблар да, өшкерә торган әби­ләр дә - берсе дә калмады. Тик нәтиҗәсе булмады, мин инвалид калдым.

Башта төшенкелеккә би­релгән идем. Тик Наил мине көчле булырга өйрәтте. Әти-әнисе каршы булуга карамас­тан, гөрләтеп туй үткәрдек. "Бергә булганда, барысын да җиңәр­без", - дип гел үсендереп торды. Озак та үтмәде, мин игезәк балалар таптым. Билгеле, гел табиблар күзәтүе астында булырга туры килде. Тик шулай да балалар сау-сәламәт иде. Төрле чагым булды - авырган, сызланган вакытларны кешегә сиздереп тормадым. Иремне юк-бар бе­лән борчымадым. Кайчак төн­нәр буе сызланып чыга идем. Гаиләм тыныч йок­ласын дип, үземә авыртуны баса торган укол ясарга өйрәндем. Бөтенләй аяксыз калмас өчен, гел хәрә­кәтлә­нергә тырыштым. Шөкер, аягымны сөйрәп булса да, йөрим әле. Бераз гына онытылып торыйм дип, кул эш­ләренә өйрән­дем. Чәчәкләр ясыйм, өемне матурлыкка кү­мәм. Мен­дәр тышлары чигәм. Кышын оек-бияләйләр бәйлим. Кыскасы, бер дә тик утырганым юк. Тәмле итеп пешерергә яратам. Бәй­рәмгә тортлар пешереп бирәм.

Минем кебекләр бик күп. Ә миңа тормыштагы бәхетем китек ягымны түгәрәк итәргә булышты. Наилнең ярдәме, үҗәт­леге белән матурлыкны күрергә өйрәндем. Тормыштагы кү­ңелсезлекләрне генә уйлап утырсаң, үзеннән-үзе эшләрең уңмый башлый. Беренче елларда миңа да авыр иде. Тик янәшәмдәге кешеләрнең терәк булуы көч бирде. Кызганган кешеләрне яратмыйм. Булганга шөкер итеп яшим. Аллаһы Тә­галәгә рәхмәт укыйм. Кы­зымның да, улымның да - үз гаиләләре. Оныкларым, янымда бөтерелеп, тормышымны ямьле итә. Шуларга сөенеп, шатланып яшим. Минем кебек кешеләргә бер генә теләгем бар - беркайчан да күңелегезне төшермәгез, алга таба яшәргә көч табып, тор­мышның кадерен белеп яшә­гез.

Рәмилә МОСТАФИНА
Ватаным Татарстан
№ 115 | 08.08.2015

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: