Язмышын авыл белән бәйләгән яшьләрне киләчәктә ни көтә?
Авыл баласының да кулыннан телефон төшми. Компьютер турында әйтеп торасы да юк. Кызык бит. Мәгълүматның файдалысы да, зыянлысы да интернетта тулып ята. Бер мавыгып китсәң, ишегалдында сине көтеп торучы мал-туар, кош-корт, яшелчә бакчасы да истән чыга. Бала авыл тормышыннан бизә барганын үзе дә сизми кала.
Яшәү өчен бөтен уңайлыклары булган авылларда да яшьләрнең күбесе, мәктәпне тәмамлауга, шәһәргә китү ягын карый.
Нәтиҗәдә, авылларыбыз күзгә күренеп картая. Хуҗалыкларда кадрларга кытлык арта. Аеруча механизатор, терлекче, сыер савучы, бозау караучы һәм башка төр һөнәр ияләренә ихтыяҗ зур. Күп хуҗалыкларга агроном, мал табибы, югары һәм махсус белемле техник белгечләр җитешми.
Шулай да Саба, Әтнә, Биектау, Яшел Үзән, Арча, Кукмара һәм кайбер башка районнарда хәл уңай якка үзгәрә. Алар моңа ничек ирешә? Сере гади: бу төбәкләрдә кече яшьтән үк игенче хезмәтенә хөрмәт тәрбияләнә.
Авылда калып та, мал-туар, кош-корт асрап, яшелчә, җиләк-җимеш үстереп, менә дигән тормыш корып була. Саба районының алдынгы хуҗалыкларына сәфәр кылган мәктәп укучылары шундый фикердә.
“Тургай” приютында тәрбияләнүче балаларга “Мөхәммәтшин” крестьян-фермер хуҗалыгы аеруча ошаган. Берсеннән-берсе матур, уйнак бозаулар, сыер-таналар, уңайлы эш шартлары... Биредә эшләүчеләр белән танышып-аралашканнан соң, кайберләре, мәктәпне тәмамлагач, бирегә эшкә килергә дә теләк белдергән.
Сабада ничектер, ә менә Әлмәт районының Н.Токарликов исемендәге хуҗалыгында алдагы елларда, чыннан да, кадрларга кытлык булмастыр, шәт. Ни өчен дигәндә, хуҗалыкның терлекчелек комплексындагы эш һәм тормыш шартлары тирә-як авылларга гына түгел, шәһәр балаларына да яхшы таныш. Әлмәт районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фәнис Шәрәфиев әйтүенчә, хуҗалыкта 1500 баш савым сыеры бар. Биредәге малларны витаминлы азык белән тукландыралар. Сыерлар классик музыканы бик ярата икән. Шуңа да көнлек савым күләме 30 тоннадан артып китә. Бу кадәрле сөттән көнгә 60 мең данә йогырт яки тонна ярым атланмай әзерләп булыр иде.
Әйтергә кирәк, мондый экскурсияләр балаларда зур кызыксыну уята. Укучыларны хуҗалык җитәкчесе Наил Усманов үзе каршы ала.
Очрашу вакытында хуҗалык белгечләре, терлекчеләр балаларга комплекстагы заманча җиһазлар һәм югары җитештерүчән технологияләр нигезендә алып барылган эшчәнлекләре турында бәйнә-бәйнә сөйлиләр. Биредәге сөт җитештерү блогы, терлек тораклары, бозау тәрбияләү урыннары, лаборатория һәм ярдәмче биналардагы чисталыкка сокланмый һич мөмкин түгел. Уртача хезмәт хакы да 40 мең сумга якын икән. Әлмәт шәһәренең 8 нче сыйныф укучысы Динар Гыйльфанов үзенең һәм сабакташларының киләчәктә нәкъ менә шундый комплекста эшләргә теләүләрен яшерми.
Югары Ослан районындагы Коргуза урта мәктәбе укучылары да киләчәктә үз язмышларын авыл хуҗалыгы белән бәйләмәкче. “Безнең авыл табигатьнең иң гүзәл почмагына урнашкан. Юлларыбыз да бар. Газ, су, башка уңайлыклар турында әйтәсе дә юк. Даими эш, хезмәт хакы булса, авылда яшәү – шәһәр тормышыннан күпкә яхшырак”, – ди алар.
Арада авыл хуҗалыгы буенча югары һәм урта махсус белем алып, туган авылларына кайту турында хыялланучылар да байтак. ”Андыйларга дәүләт ярдәме дә артканнан-арта, – ди Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов. – Уку йортын тәмамлап, авылга эшкә кайтучыларга иң беренче чиратта 300 мең сум күләмендә акча бирелә. Хезмәт хакына ай саен 11280 сум өстәлә. Авылда төпләнеп, үз йортын булдырырга теләүче яшь белгечләргә дәүләт зур күләмдә субсидия бирәчәк”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев