Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Язнур Нәҗмиев яшь комбайнчылар арасында узган республикакүләм бәй­гедә беренче урынны алган

"Саба" җәмгыятенең яшь механизаторы Язнур Нәҗмиев Кукмарада яшь комбайнчылар арасында узган "Хезмәт кешесенә дан" республикакүләм бәй­гесендә беренче урынны алган. Һәм республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов кул куйган Диплом, акчалата премия, телевизор белән бүләкләнгән. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, "Татарстан" дәүләт телерадиокомпаниясе, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм...

"Саба" җәмгыятенең яшь механизаторы Язнур Нәҗмиев Кукмарада яшь комбайнчылар арасында узган "Хезмәт кешесенә дан" республикакүләм бәй­гесендә беренче урынны алган. Һәм республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов кул куйган Диплом, акчалата премия, телевизор белән бүләкләнгән.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, "Татарстан" дәүләт телерадиокомпаниясе, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, "Казан дәүләт аграр университеты" Федераль дәүләт югары һөнәри белем бирү учреждениесе оештырган бәйге ике этапта үтте. Конкурсның беренче этабында җиңүчеләр урып-җыю вакытында башкарылган эш күләмнәре буенча билгеләнгән.

-Районда 30 яшькә кадәрге яшь комбайнчылар 7әү. Җаваплылыгы чикләнгән "Саба" җәмгыятеннән Язнур Нәҗмиевның эш күрсәткече - 25600 центнер. Конкурсның беренче этабында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә урып-җыю эшләрендә катнашкан һәм иң күп ашлык суктырып алган 30 яшькә кадәрге 56 комбайнчы һәм аның ярдәмчесе составындагы яшь комбайнчылар экипажы катнашкан. Аларның 16сы финалга узды, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру бүлеге консультанты Раиф Харисов.

Финалга узганнар исә 17-18 октябрьдә Кукмарадагы Яниль һөнәр училищесы базасына җыелдылар. Биредә егетләр теория һәм практикада үзләрен кабаттан сынадылар. Белгәннәрне яңартып, гамәли яктан үзеңне сынап карау комачау итми. Иртәнге таңнан кичке караңгылыкка кадәр кырда хезмәт куеп чыныккан Язнур бу бәйгедә дә сынатмаган. Конкурсның практик өлешендә беренчелеккә чыккан.

-Теоретик өлешендә комбайнның төзелеше, аңа техник хезмәт күрсәтү, урып-җыю эшләре вакытында хезмәтне саклау буенча, шулай ук икътисадый һәм агротехнологияләр буенча сораулар бар иде. Ә практик өлештә комбайнны эшкә технологик яктан әзерләү, ягъни комбайн янына килгәч тә эшне нидән башлыйсың, агрегатларга техник хезмәт күрсәтү, бөртлекле культураларны, мисалга, борчак суктырганда кырның кайсы ягыннан, ничек кереп китәсе, ничек көйлисе, барысы турында да белү кирәк иде. Мин үзем "Class Tucano"да эшләгәч аның буенча сөйләдем, - ди Язнур.

Бала чагында, печән җыярга килгән әтисе янында, "Беларусь" тракторы йөртеп караган Язнур мәктәп тәмамлагач та Казан автотранспорт техникумында белем ала. Техникум белеме белән генә чикләнеп калмый. Бүгенге көндә Казан дәүләт аграр университетының механика бүлегендә икенче курста читтән торып укый. Язнур Нәҗмиев яшь кенә булса да район кырларындагы игеннәрне җыйнауда үзеннән зур өлеш кертергә өлгергән. Яз-көз "Джон-Дир" тракторында җир эшкәртә, аммиак кертә.

-Авылда ошый миңа, күңелле, - ди ул. - Быел дүртенче ел инде комбайнда эшли башлаганга. Башта "ДОН-1500"дә эшләдем. Аннан "Class Tucano"га утырдым. Чит ил комбайннары белән үзебезнекеләр арасында аерма зур. Чит илнекеләрдә уңайлы шартлар күбрәк.

Өлкәнәя баручы комбайнчыларга, механизаторларга Язнур кебек яңалыкка, гыйлемгә омтылучы, теориядә алган белемнәрен практикада - басу-кырларда сынаучы егетләр булганда авыл хуҗалыгының да киләчәге ышанычлы. Ни дисәң дә, киләчәк - яшьләрнеке бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев