Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Язучы Аяз Гыйләҗевнең “Балта кем кулында?” романы рус теленә тәрҗемә ителә

Әдипнең әсәрләре рус, венгр, төрек телләренә тәрҗемә ителгән.

Күренекле татар язучысы Аяз Гыйләҗевнең “Балта кем кулында?” романы рус теленә тәрҗемә ителәчәк. Бу хакта Аяз Гыйләҗевнең тормыш иптәше Нәкыя Гыйләҗева “Татар-информ” хәбәрчесенә җиткерде.

“Хәзерге вакытта романны рус теленә шагыйрь Наил Ишмөхәммәтов тәрҗемә итә. Алла бирсә, киләсе елның февраль аенда әсәр тәрҗемә итеп бетереләчәк”, - диде Нәкыя Гыйләҗева.

Наил Ишмөхәммәтов 2016 елда язучының “Йәгез, бер дога!” (“Давайте помолимся!”) романың рус теленә тәрҗемә иткән. “Йәгез, бер дога!” романы 2017 елда венгр теленә Арпад Галгоци тәрҗемә иткән һәм шул елны әсәр китап булып басылып чыккан. “Өч аршин җир”, “Җомга көн кич белән”, “Язгы кәрваннар” повестьлары Фатих Котлу тарафыннан төрек теленә тәрҗемә ителгән.

Язучы Аяз Мирсәет улы Гыйләҗев 1928 елның 17 гыйнваренда Татарстанның Сарман районы Чукмарлы авылында укытучы гаиләсендә туган. "Өч аршин җир", "Язгы кәрваннар", "Мәхәббәт һәм нәфрәт турында хикәят" әсәрләре белән таныла. "Җомга көн кич белән" һәм "Әтәч менгән читәнгә" әсәрләре өчен Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә ия була.
 

Фото: Салават Камалетдинов/архив

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев