Саба таңнары
  • Тат Лат
  • Язучы Фәнил Галиев вафат булды

    2 июльдә озакка сузылган каты авырудан соң язучы Фәнил Галиев вафат булды. Бу хакта ТР Язучылар берлегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

    Мәрхүмне бүген әтисенең туган авылы — Теләче районының Орымширмә авылында җирләделәр.

    Фәнил Галиевка 2019 елның июлендә 80 яшь тулган иде.

    «Мәрхүмнең урыны җәннәттә булсын. Якыннарына сабырлык телибез», — дип кайгы уртаклаша ТР Язучылар берлеге.

    Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/culture/03-07-2020/yazuchy-f-nil-galiev-vafat-buldy-5754168

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: