Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Язучы Фәүзия Бәйрәмованың әнисенә 7 август көнне 90 яшь тулды

Тормыш иптәше Әүхәди абый белән ун балага гомер бүләк иткән, авылның хөрмәтле кешесе булып яшәгән Сәлимә апа хәзерге вакытта кызы Рузалия апа һәм кияве тәрбиясендә Миңгәр авылында яши. Кызы гаиләсенә ире вафатыннан соң Сабай авылында гомер иткән нигезен калдырып күченгән. - Балаларымны укыгыз, тырышыгыз, дип үстердем. Сүземне тыңладылар, укыдылар, балаларыма,...

Тормыш иптәше Әүхәди абый белән ун балага гомер бүләк иткән, авылның хөрмәтле кешесе булып яшәгән Сәлимә апа хәзерге вакытта кызы Рузалия апа һәм кияве тәрбиясендә Миңгәр авылында яши. Кызы гаиләсенә ире вафатыннан соң Сабай авылында гомер иткән нигезен калдырып күченгән.

- Балаларымны укыгыз, тырышыгыз, дип үстердем. Сүземне тыңладылар, укыдылар, балаларыма, оныкларыма бик рәхмәтлемен, - ди әбекәй. Нурлы йөзле бу авыл апасыннан гадилек тә, шул ук вакытта зыялылык та бөркелеп тора. Камил акыллы, зирәк зиһенле Ак әби язучы кызлары - Фәүзия һәм Гөлзадә Бәйрәмовалар язган китапларны яратып, горурланып укыган. Хәзер Рузалия кызы укыганны гына тыңлый ала. Ләкин әбинең сөйләме ачык, аңлаешлы, хәтере әйбәт. Ун баланың да туган көннәрен елы, ае, числосына кадәр ялт иттереп әйтеп бирә. Исемнәрендә дә буталмый.

Халыкны социаль яклау идарәсе начальнигы Марсель Хуҗин юбилярны тәбрикләп Президентның Котлау хатын һәм истәлек бүләген тапшырды.

Тимершык авыл җирлеге башлыгы Нуршат Вафина, Миңгәр авыл клубы мөдире Рәмис Хазиров та истәлек бүләгенә җылы хисләрен котлау ирештерделәр.

Замирә Сәмигуллина фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев