Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Җыен" берлеге күзәтүе: Рамазан аенда татар авылларында авыручылар саны арта

Мәдәни-агарту иҗтимагый берләшмәләр ассоциациясендә Түбән Новгород авылларында авыруга сәбәп итеп ураза тотучылар аз булуы билгеләп үтелгән.

Мәскәүдәге “Җыелыш” (Собрание) мәдәни-агарту иҗтимагый берләшмәләре ассоциациясендә тематик ифтар вакытында Россиянең кайбер төбәкләрендә уразаны кемнәр тота һәм кемнәр тотмый дигән темага анализ үткәрелгән. Бу хакта IslamNews сайты хәбәр итә.

Түбән Новгород өлкәсендәге татар авылларында ураза тотучыларның 10-15 процент тирәсендә икәне ачыкланган. Шундый үзенчәлек ачыкланган - үзләрен диндә дип әйтүчеләр сәламәтлеккә сылтау белән ураза тотмый. Аларның авырулары ни өчендер Рамазан аенда көчәеп китә икәнлеге билгеле булган. Әмма, шушыңа да карамастан, соңгы елларда Түбән Новгород өлкәсе авылларында коллектив ифтар уздыру популярлаша бара.

Дагыстанда вазгыять бөтенләй башкача. Левашинск районы мөселман җәмәгать эшлеклесе Магомед Саидмагомедов сөйләвенчә, аның туган авылы Уллуада ураза тотмаган бер генә кешене дә табып булмый. Берәү дә сәламәтлеккә һәм табиблар киңәшенә сылтау ясамый. Шул ук вакытта авылда коллектив ифтар йоласы юк, һәркем үз гаиләсе белән авыз ача. Хәтта Леваши район үзәгендә дә Рамазан аенда барлык кафелар ябыла. Биредә спиртлы эчемлекләр сату турында сүз дә булуы мөмкин түгел инде, дип аңлатты Дагыстан вәкиле.

Ул шундый тенденциянең Рамазан аенда республика башкаласы Махачкала да булуын әйтте. Мәчетләрдә бергәләп тәравих намазын ураза тотучылар укуын җиткерде ул.

Фото: https://pixabay.com | GLady

http://www.tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев