Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Йөгерүнең файдасын санап бетерерлек түгелдер

Көннең теләсә кайсы вакытында йөгерергә була. Иртән, канда гормоннар күп булганда, йөгерү организмга үз гармониясенә кайтырга булыша. Эш көненнән соң йөгерү киеренкелекне бетерә, аппетитны баса, йоклап китәргә булыша. Йөгерү нерв киеренкелегеннән дә арынырга ярдәм итә. Йөгергән вакытта канга эндорфин дигән гормон бүленеп чыга, аны икенче төрле «бәхет гормоны» дип тә...

Көннең теләсә кайсы вакытында йөгерергә була. Иртән, канда гормоннар күп булганда, йөгерү организмга үз гармониясенә кайтырга булыша.

Эш көненнән соң йөгерү киеренкелекне бетерә, аппетитны баса, йоклап китәргә булыша.

Йөгерү нерв киеренкелегеннән дә арынырга ярдәм итә. Йөгергән вакытта канга эндорфин дигән гормон бүленеп чыга, аны икенче төрле «бәхет гормоны» дип тә атыйлар. Кандагы эндорфин концентрациясе арткач, кешенең кәефе күтәрелә, шул рәвешле депрессия­дән дә котыла.

Системалы рәвештә йөгерү иммунитетны арттыра, чөнки бу вакытта канда эритроцитлар белән гемоглобин арта, ә начар холестеринның исә күләме кими.

Йөгерү йөрәк һәм кан тамырларының эшчәнлеген арттыра, димәк, йөрәгегез ныграк һәм көчлерәк эшли башлый.
Йөгерү терәк-хәрәкәт аппаратына да уңай йогынты ясый.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X