Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җыеннарда хәл ителә

Дүшәмбедән башланган халык җыеннары сишәмбедә Олы Шыңар һәм Тимершык авыл җирлекләрендә узды. Район җитәкчеләре белән очрашуга килүчеләр күп булса да, сораулар, гозер-тәкъдимнәр аз иде. Авыл җирлекләре башлыклары моны гражданнар күтәргән мәсьәләләрнең хәл ителә баруы белән бәйләп аңлата. "Сорауларның 90 проценты уңай чишелеш таба,- диде Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Рөстәм...

Дүшәмбедән башланган халык җыеннары сишәмбедә Олы Шыңар һәм Тимершык авыл җирлекләрендә узды. Район җитәкчеләре белән очрашуга килүчеләр күп булса да, сораулар, гозер-тәкъдимнәр аз иде. Авыл җирлекләре башлыклары моны гражданнар күтәргән мәсьәләләрнең хәл ителә баруы белән бәйләп аңлата. "Сорауларның 90 проценты уңай чишелеш таба,- диде Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Заһидуллин.- Әйтик, 2014 елда узган җыенда Оет җәмәгать үзәгенә теннис өстәле сораганнар иде, ул бер атна эчендә алынды. Аннары үзәк хастаханәдә озак чират торудан зарландылар. Хәзер чиратка терминалда яки интенет аша язылырга була. Кече Шыңар кибете турында да сүз булган иде. Аны капиталь ремонтлау быелгы планга кертелде һәм райпо эшне җәйгә башкарып чыгарга ышандыра. Шәхси гозерләр дә хәл ителде. Шуңадырмы, быел сораулар булмады диярлек.

Дөрес, проблемалар бер дә калмаган дигән сүз түгел.

(Язманың дәвамын "Саба таңнары"ннан укый аласыз).

Авыл җирлеге башлыкларының чыгышы белән әлеге сылтама ала кереп танышырга мөмкин:http://saby.tatarstan.ru/rus/info.php?id=631107

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев