Саба таңнары

Җыр бит ул кешенең йөзе кебек

Гөлсирин Абдуллина эстрадага "Кошларым" җыры белән килеп керде. Заманында Асия Әхмәтшина күтәргән, әмма тора-бара төшеп калган бик матур, моңлы җырга кабат җан өрде ул. Баксаң, әти-әнисе "Кошларым"ны (Нәкыя Йосыпова сүзләре, Вәсим Әхмәтшин көе) 11 яшендә өйрәткән һәм ул аны җыр авторы искә алу кичәсендә башкарган икән. Үзеңә атап язылган күк...

Реклама



Гөлсирин Абдуллина эстрадага "Кошларым" җыры белән килеп керде. Заманында Асия Әхмәтшина күтәргән, әмма тора-бара төшеп калган бик матур, моңлы җырга кабат җан өрде ул. Баксаң, әти-әнисе "Кошларым"ны (Нәкыя Йосыпова сүзләре, Вәсим Әхмәтшин көе) 11 яшендә өйрәткән һәм ул аны җыр авторы искә алу кичәсендә башкарган икән. Үзеңә атап язылган күк бу җыр, онытмасаң, игелек китерер әле үзеңә, ди шул вакытта әтисе. Шулай булды да, Гөлсирин "Кошларым" җыры белән танылды.
- Эстрадада 800дән артык җырчы бар дип исәпләнә. Алар арасында югалмас өчен үз юлың, үз йөзеңне булдыру кирәктер. Гөлсирин, син нинди юл сайладың?


- Әти-әнием тәрбияләгән зәвыкны үстерә торган юл булыр ул. Шул вакытта минем үземә дә, халыкка да рәхәт булачак. Ходай эреләнүдән, һаваланудан сакласын. Мин - гади гаиләдә туып үс­кән гап-гади татар кызы. Менә шул сыйфатны саклаганда җыр­ларым моңлы, күңелләргә үтеп керә алырлык булыр дип уйлыйм. Җыр бит ул кешенең йөзе кебек. Минем җырларымда, ритм­лы җырмы ул, салмакмы - миллилек булачак. Халык җыр­лары, классик әсәрләрне бик яратам. Әмма һәр чорның үз ритмы, үз җыры була. Мин заманча җыр­ларны да башкарачакмын. Әмма алар мәгънәле һәм катлаулы җырлар булыр.


- Җыр тексты ошады ди, ул җыр булып ирешкәнче күпме вакыт таләп ителә?


- Мисалга Мәскәүдә яшәүче автор-башкаручы Гүзәлиянең "Татлы төшләр" (Венер Фәттах көе) җырын алырга була. Әлбәт­тә, аңа куркыбрак алындым, чөнки бу минем өчен үзгә стиль иде. Аңа аранжировканы Мәскәү җырчысы, байтак җырлар авторы Радик Юлъякшин ясады. Шулай итеп, милли моңнарга төреп, заманча җыр иҗат иттек. Бу җыр әзер булганчы өч айлап вакыт үтте. Миңа калса, күп тә, аз да вакыт түгел бу. Җиренә җиткерел­гән дип уйлыйм, чөнки бик матур теләкләр кабул итеп алдым. Әлбәттә, киңәшләре белән ярдәм итеп торучы остазым Венера Ганиевага рәхмәт. Мин - Мәдәният һәм сәнгать университеты студенты гына бит әле.


- Тамашачы синең "калфак­лы сандугач" булуыңны тели. Үзең нинди фикердә?


- Беренче концертымда үземә шундый бәя алгач, бик горурландым. Заманында татар­ның атаклы композиторы Сара Садыйкованы шулай атаганнар. Аннан килеп иң матур тавышлы, кечкенә генә кошчык белән тиңләштерү дә - зур дәрәҗә бит әле. Әлбәттә, бу сүзләр күпмедер дәрәҗәдә аванс белән әйтел­гәндер, әмма мин бу ышанычны акларга тырышырмын. Бу репертуарга да, үз-үземне тотышыма да, киемемә дә кагыла. Калфаклы милли киемнәрне яратам. Алар һәрвакыт булачак.


- Ваһапов фестивале брэндына әверелү иҗатыңны чик­лә­мәсме?


- Ваһапов фестиваленең үзен­чәлеге шунда: ул җырчы­лар­ны таба һәм алар белән эшләүне дәвам иттерә. Әлбәттә, моңда бөтен барлыгың, мөмкинлегенне эшкә җигәргә кирәк. Ришат Төх­вәтуллин тик­мә­гә генә аны армия хезмәте белән тиңләмәде бит инде. Әмма тырышмыйча уңышка ирешеп булмый. Әле менә концертым булды. Мин оештыру мәсьә­ләсендә баш ватмадым. Репертуар, костюмнар җәһәтеннән дә киңәшчеләрем бар. Тамашачы беренче концерт­ны яратты, апрельдә өстәмә концерт булачак. Сәхнә дусларын табу да - Ваһапов фонды өстендә. Шуңа күрә мин бер авырлыгын сизмим. Алга таба да иҗади баг­ланышлар яхшы булыр, иҗатым чикләнмәс дип ышанам.


- Беренче чирканчык алган бәйге исеңдәме?


- Музыкаль гаиләдә үскәнгә кечкенәдән бәйгеләрдә катнаштым. Әтием Ришат - музыкант, әнием Ләйлә - хореограф. Икесе дә авыл мәдәният йортында эшли. Дүрт бала үстек, барыбыз да җырлыйбыз. Әти-әнием Алабуга училищесын тәмам­лаган, мин дә шушы традицияне дәвам итеп, әлеге уку йортында укыдым. Училищега керер алдыннан "Татар моңы" бәйге­сендә катнаштым. Яшем җит­мәгәнгә күрә дипломант, киләсе елда исә лауреат исеменә лаек булдым. Менә шушы бәйге язмышымда хәлиткеч роль уйнады. Продюсер Ми­ләүшә Айтуганова һәм жюри әгъзаларының җылы сүзләре музыка өлкәсенә кереп китәргә кирәк икән дигән фикер тудырды. Уку дәверендә Әлфия Авзалова исемендәге, "Вдохновение", "Урмай моңы", Миңгол Галиев исемендәге һәм башка бәйгеләрдә катнашып, алдынгы урыннарны алдым. Миңгол абый - якташым да бит әле. Аның сабак­лары, киңәшләре тавышны ныгытты, сайлаган юлымда нык булырга өйрәтте. Язмышымда хәлиткеч роль уйнаган тагын бер бәйге турында әйтим әле. Ул Венера Ганиева оештырган "Сандугач" республика бәйгесе. Монда җиңгән кеше университетка Венера Ганиева классына укырга керә ала иде. Миңа беренче урынны алу насыйп булды. Бүген ул әнием кебек якын остазыма әйләнде. Ваһапов фестивалендә катнашып исә мин продюсерлык килешүе төзедем. Бүген мине тамашачы белә икән, моңа менә шушы бәйгеләр сәбәпче.

Гөлинә Гыймадова
("Ватаным Татарстан", /№ 43, 27.03.2015/)

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: