Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Өйләнсәң, тормыш җиңеләяме?

Илдә өйләнешүчеләр саны арткан. Узган ел белән чагыштырганда, быел гаилә коручылар 8,5 процентка күбрәк. Белгечләр моның сәбәбен дә ачыкларга тырышкан. Баксаң, хәзерге заманда парлап яшәү - отышлырак, файдалырак һәм уңайлырак икән. Менә сиңа мә! Башлы-күзле булырга теләүчеләр арасында 30-33 яшьлекләр күбрәк. "Росстат" мәгълүматларына караганда, быелның беренче яртысында илдә 298 мең...

Илдә өйләнешүчеләр саны арткан. Узган ел белән чагыштырганда, быел гаилә коручылар 8,5 процентка күбрәк. Белгечләр моның сәбәбен дә ачыкларга тырышкан. Баксаң, хәзерге заманда парлап яшәү - отышлырак, файдалырак һәм уңайлырак икән. Менә сиңа мә! Башлы-күзле булырга теләүчеләр арасында 30-33 яшьлекләр күбрәк.

"Росстат" мәгълүматларына караганда, быелның беренче яртысында илдә 298 мең 900 пар язылышкан. Чагыштыру өчен, былтыр әлеге күрсәткеч 275 мең 400не тәшкил иткән. Шул ук вакытта аерылышучылар саны үзгә­реш­сез диярлек: узган ел 248 меңгә якын гаилә таркалса, быел андыйлар 246 мең­нән артып киткән. Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте ака­де­мия­сенең кафедра җитәкчесе Елена Зарецкая гаҗәп фикер җит­керә. Баксаң, өйләне­шү­челәр саны арту барыннан да бигрәк илдә яшәү­­челәрнең иртә­гәге көнгә ышанычы булмау белән бәйле икән. "Яшь­ләр билгесез­лек­тә яши. Өл­кәннәр арасында бу ул дәрәҗәдә үк ачык чагылмый әле. Олыгайган саен кеше үзен чик­ләргә, артык нәр­сәләргә кызыкмаска өйрәнә. Ә яшь­ләрнең үз-үзен тотышы үзгә. Аларга бөтен нәрсә бүген үк, хәзер үк кирәк", - дигән белгеч. Шуңа күрә икәү яшәү отышлырак. Әлеге фикерне психотерапевт Рамил Гарифуллин да хуплый. Илдә икътисадый вәзгыять җиңел тү­гел. Алайса нишләргә? Тотасың да өйләнәсең! "Өйләне­шүчеләргә күпкә җиңел­рәк, мәсә­лән, шул ук ипотека мәсьә­ләсендә ир белән хатынга кредитны тизрәк би­рә­ләр", - ди белгеч.

Дәүләт сәясәтенең дә файдасы бар, дигәннәр. Моннан ике дистә ел элек, башка илләр белән чагыштырганда, Россия гаилә корырга омтылучылар саны буенча исем­лекнең ахырында урнашса, 2010 елдан бирле без рейтингның югары баскычына күтәрелгән икән. Гаилә кыйммәтләрен бәяли башлаганнармы, әллә... Кайберәүләр фи­ке­ренчә, яшьләр "Ана капи­та­лы"н­нан коры калырга теләми. Билгеле булганча, дәүләт программасы 2018 елның 31 де­каб­ренә кадәр га­мәлдә. "Ана ка­питалы"н озайту турында күп сөй­лә­шә­ләр, әмма әлегә боларның барысы да фикер һәм тәкъдимнәр рә­вешендә генә.

Россия Президенты Владимир Путин капиталны ин­дексацияләүне 2020 елга кадәр туктатып тору турындагы законны имзалады. Карар 2018 елның 1 гыйнварыннан үз көченә ке­рә. Хәзерге вакытта ана капи­та­лы­ның күләме 453 мең 26 сум тәш­кил итә. 2018 ел ахырына кадәр икен­че баласын алып кайтырга те­ләү­че­ләргә ашыгырга кирәк. Балалар та­бибы Гөл­синә Рәхимова фи­керенчә, бүген яшьләр арасында "Ана капиталы" программасына ка­рата кызыксыну кимегән. "Бәби табучылар саны арт­са да, күп­челек гаиләләр бер­дәнбер сабыйларын тәрбияләүне өстенрәк күрә", - ди ул.

Өйләнешүчеләр арасында 30-33 яшьлекләр күбрәк. Ни өченме? Әлеге сорауга да җавап гап-гади дигән белгечләр. Утыздан узганнар тормышта үз урынын тапкан: алар­ның инде эше дә, фатиры һәм машинасы да бар. Шуңа күрә башка нәрсәләр, мәсәлән, өйләнү яки ки­яү­гә чыгу турында уйларга да вакыт җиткән. Интернетта танышулар сай­ты хезмәткәре Анна Юрасова әйтүенчә, аларга нигездә 27 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр мөрә­җә­гать итә. "Яшьләр үзләре дә төрле со­циаль челтәрләр аша бик җиңел таныша. Ә менә безгә ярдәм сорап килүчеләрнең сөйгән ярын эзләргә буш вакыты юк", - ди ул.

Бөтенроссия халык фикерен өйрәнү үзәге белгечләре өйләнү-кияүгә чыгу өчен иң яхшы вакытны да атаган. Сораштыруда кат­нашучыларның 77 проценты, ир-атлар 27 яшьтә башлы-күзле булырга тиеш, дигән. Ә менә хатын-кызлар 23 яшьтә кияүгә чыгып калса әйбәтрәк икән. Респон­дент­ларның 81 проценты шул фикер­дә. Илдә яшәүчеләрнең 78 проценты рәсми рәвештә өйләнешү яклы. Сораштыруда катнашкан һәр биш кешенең дүртесе, гаилә кору өчен төп сәбәп ул - мәхәббәт, дигән. Соңгысына ышанырга да, ышанмаска да белмәссең...

Идрис КОРБАНОВ, быел өй­ләнгән (Казан):

- Миңа 32 яшь. Тик файдалы булганга яки мәкерле уйлар белән өйләнмәдем. Парлап гомер итү ялгыз яшәүгә караганда отышлырак дигән фикер белән дә килешмим. Үзегез уйлап карагыз: бер тамакны ашатырга күпме акча кирәк һәм икене-өчне? Гаиләдә мәхәб­бәт, бер-береңне хөрмәт итү мө­һимрәк дип саныйм. Акчаң булса, ипотеканы хатынсыз да бирәләр аны. Ә менә акча юк дип, хатынны урамга чыгарып җибәреп булмый.

Алсу РАМАЗАНОВА, психолог:

- Әйе, күп очракта парлыларга ипотеканы тизрәк бирәләр. Ди­мәк, өйләнешүнең отышлы ягы да бар. Хәзер өйләнешүчеләр саны артты. Тик коры мәхәббәт белән генә тамакны туйдырып булмый. Кияүгә чыкмаган кызларның кү­бесе ипотека алмас өчен, фатиры, яхшы эше булган тиң яр сайларга тырыша. Сөйгән яр белән куышта да бәхетле буласың дигән фикер белән килешмим.

("Ватаным Татарстан", /№ 134, 06.09.2017/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев