Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Йод дефициты, начар һава гормон бүлеп чыгаручы органнарда шешкә китерә

Ел саен Республика онкологик диспансерда калкансыман биз рагыннан 300ләп операция ясала.

Йод дефициты һәм начар экология калкансыман биз рагы, гормоннар бүлеп чыгаручы башка органнарда яман шешкә китерә. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә Республика клиник онкологик диспансерның калкансыман биз һәм башка эндокрин органнарда шешне ачыклау һәм дәвалау үзәге мөдире Зинаида Афанасьева сөйләде.

Ул эндокрин система патологияләре йод дефициты һәм начар экология булуын искәртте. "Йодка бай ашамлыклар - диңгез продуктлары, фейхоа, хөрмә, банан, ананас, әстерхан чикләвеге, инжир һәм башкаларны ашарга кирәк. Шулай ук, чиста мохит өчен көрәш. Пычрак һава рак китереп чыгара", - диде.

Аның сүзләренчә, ел саен диспансерда калкансыман биз рагыннан 300ләп операция ясала. "2018 елда 293 кешегә операция үткәрелде. Ел саен учетка 280нән артык кешене алабыз. Бар иде елына рак диагнозы белән 120 кеше килгән вакытлар", - ди Зинаида Афанасьева.

Табиб әйтүенчә, хәзер гормон бизләрендә шеш арта. "Бигрәк тә бөер өсте аденомасы, бөер өсте бизләре рагы. Элек бу бик сирәк патология иде, кайчандыр бөтенләй юк иде, хәзер елына берничә операция ясала", - ди Зинаида Афанасьева.

Ул калкансыман биз кырыенда шеш үсүнең дә елга бер-ике очрагы теркәлүен әйтте. "Нейроэндокрин шешләр күп, үпкәдә дә, сөт бизендә, тиредә дә Меркель рагы булырга мөмкин", - ди белгеч. Зинаида Афанасьева әйтүенчә, бу онкологлардан бигрәк, эндокринологлар проблемасы, чөнки нейроэндокрин шеш үпкәдә үсеш ала һәм эндокрин синдром бирә.

"Мәсәлән, Кушинг синдромы. Авыру кан басымына зарлана, канында шикәр арта, чәче коела, симерә. Баксаң, сәбәбе үпкәдәге шеш икән, ул артык булганга, ТТГ гормонын күп күрсәтә. Кеше башта эндокринологка килә, ул карый да, бөер өсте шеше юк, гипофиз юк диячәк, димәк бу шеш ниндидер башка органда. Компьютер томографиясендә үпкәдә шул кечкенә яман шешне табачак, менә шул АКТГ гормонын эшләп чыгара", - ди табиб.

Фото: архив/Михаил Захаров

Чыганак: tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев