Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ЙОЛДЫЗЛАР АТЫЛГАНЫН КАЙЧАН КАРАРГА?

Энгельгардт исемендәге астрономик обсерватория директоры Юрий Нефедьев йолдыз атылуын карар өчен иң яхшы көннәрне билгеләп үтте.

Галим Татарстанда йолдызлар атылуны карау өчен иң уңайлы вакыт буларак августның беренче ике атнасын күрсәтә. Иң югары ноктасы, ягъни иң күп йолдызлар атылу исә 12-13 август төнендә булачак. Сәгатенә якынча 100 метеор күреп булачак, иң шәп вакыт исә – төнге 2-3 арасы.

Әмма, Юрий Нефедьев фикеренчә, татарстанлыларга йолдыз атылуын карарга айның тулы булуы һәм һава торышы начар булу сәбәпле, күкне каплаячак болытлар комачауларга мөмкин.

Фото: pixabay.com

yalkyn.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев