Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Йортсыз кешеләр хәйрия ашына бара алсын өчен, юл чыгымына ярдәм кирәк - “Зәкят” фонды

Йортсыз кешеләрнең күбесе, акчалары булмау сәбәпле, аш өләшү урынына килеп җитә алмый.

Кичә, 6 февральдә, “Добрый фудтрак” һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды Казан шәһәренең Колхоз базары янындагы скверда  йортсыз 60 кешегә бушлай кайнар аш өләште. “Азу” татар кухнясы ярдәме белән бүгенге меню кәбестәдән әзерләнгән харчодан, токмачтан, күмәч һәм компоттан гыйбарәт булды.

Хәйрия ашлары Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды өчен матур традициягә әверелде. Фонд хезмәткәрләре кайнар аш белән сишәмбе һәм җомга көннәрендә илледән артык мохтаҗ кешене тукландыра ала. Моннан тыш, “Добрый фудтрак” күбрәк санда йортсыз кешеләрне ашату мөмкинлегенә ия. Моның өчен Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды барлык битараф булмаган кешеләргә мөрәҗәгать итә. Аш өләшенә торган урыннарга шәһәр җәмәгать транспорты белән бару өчен, мохтаҗларга юл хакын үз өстенә алучылар кирәк. Йортсыз кешеләрнең күбесе, акчалары булмау сәбәпле, скверга кадәр килеп җитә алмый. 

Мохтаҗларны тукландыруда катнашырга теләүчеләрнең 225-33-22 телефон номерына шалтыратуларын сорыйбыз, диелә татарстан Диния нәзарәте матбугат хәбәрендә. 

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев