Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җырчы Марсилия: "Клип күбрәк ир-атлар арасында шау-шу кузгатты" (ВИДЕО)

Яңа клип чыккан саен һәрвакыт караучылар арасында төрле фикерләр була. Билгеле, интернет киңлегендә яман якларын табучы, юк кына кимчелекне зурлап сөйләүчеләр дә аз түгел

Җырчы Марсилиянең PIXELFILMS PRODUCTION кинокомпаниясе белән “Мода” җырына төшерелгән клибы хатын-кызларга караганда күбрәк ир-атлар арасында шау-шу кузгатты.

Ничек кенә булмасын, әлеге клип хит-парадларда инде ничә атна беренчелекне яулый.
 
“Клип чыккач төрле бәхәсләр, фикерләр күп булды. Чын, эчкерсез мактау сүзләрен уңай карашлы кешеләр һәм бүгенге көндә клип төшерүнең күп чыгымнар сорый торган хезмәт икәнен аңлаган иҗатташ дусларым әйтте. Тискәре карашлар да булды. Барлык кешегә дә ошап бетеп булмый. Миңа калса ул шулай булырга тиеш тә.
 
 
“Марсилия, башка клип төшермә, төшерсәң юньлерәк җырга төшер”, — дип интернетта язып чыгучы да булды. Күрәсең, минем клип аның бик нык ачуын китергән. Мин үзем оптимист кеше, мондый сүзләр ишетүгә дә сөенәм. Ул  бит битараф калмаган, клип анда ниндидер эмоцияләр тудырган. Барып чыккан, җиренә җиткән эш кенә кешенең күңеленә йә ошый, йә ошамыйча кереп кала. Һәм бу бик яхшы дип уйлыйм мин. Җырның темасы җиңел һәм тапталмаган. Гел еларга, сыкрарга димәгән бит! Бу җырда яралы мәхәббәт, социаль проблемалар һәм бик күп җырларда кабатлана торган авыл, туган як темасы да юк. Мин андый җырларны башкарырга да, тыңларга да яратам, әмма гел кабатланырга димәгән бит!
 
“Мода” җырының авторларына зур рәхмәт әйтәсем килә: җырның сүзләрен   Татарстанның атказанган артисты Гөлия Фәйзрахманова, ә көен заманча иҗат итүче, үз стиле булган Лилия Тарханова язды. Клипның режиссеры – ТР атказанган театр артисты Алсу Хәбетдинова.
 
 
Клипны төшерүдә ярдәм иткән дусларыма, бигрәк тә Азамат Гайнановка рәхмәтем зур. Барлык эшләрне дә аның белән киңәшләшеп, хәбәрләшеп эшлибез. “Мода” клибын төшергән, профессиональ, алдынгы карашлы Айдар Шәймәрданов җитәкчелегендәге PIXELFILMS PRODUCTION кинокомпаниясенең иҗат төркеме белән дә мине Азамат таныштырды. Мондый җитез, эшләрен бер сулышта эшли белә торган иҗат төркеме белән гел иҗат итәсе генә килеп тора. Алла бирса, шушы ноябрь аенда Гөлара Шәрипова сүзләренә  Ирек Габдрахманов иҗат иткән “Бәхетле бул, улым” җырының клибына алынабыз”, — дип сөйләде җырчы.
 
Марсилия шулай ук 20 гыйнварда “Пирамида” күңел ачу комплексында үтәчәк “Манзара” музыкаль премиясенең номинантлары исемлегендә. Зур спорт һәм музыка бәйрәмендә ул тамашачыларга “Мода” клибы белән беррәттән махсус премия тапшыру тантанасына әзерләнгән чыгышын тәкъдим итәчәк.
 

http://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев