Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җырчы Марсилиягә әнисен бер дә күрергә язмаган (ФОТО)

Телеэкраннардан җырчы Марсилиянең “Мода” исемле җырына төшерелгән клибын бик еш әйләндерәләр. Сүзләрен Гөлфия Фәйзрахманова, көен Лилия Тарханова иҗат иткән булган. Клипта төп рольдә бик зәвык белән киенгән “блондинка”ны күрергә мөмкин. Ул Марсилия үзе була инде. Җырчы бу көннәрдә яңа клип төшергән. Чәч төсен дә бераз үзгәрткән. Тиздән тамашачы чираттагы клипны күрә алачак

- Марсилия чын исемегезме, әллә псевдониммы?
- Псевдоним (елмая). Мәрхүм әтием Марсил истәлегенә “Марсилия” дигән псевдоним алырга булдым. Бу миңа бик ошый. Ул илһамландыра, көч бирә.
 
- Чын исемегез нинди соң?
- Елена. Әнием – рус, әтием татар милләтеннән. Әнием – Любовь Александровна исемле булган. Пермь өлкәсенең Александровск шәһәрендә туганмын. Әниемне хәтерләмим. 2 яшь тә 5 ай вакытта Кукмара районының Кәркәвеч авылына әтиемнең әнисенә, ягъни әбиемә алып кайтканнар. Язмыш шулай кушкандыр күрәмсең. Әтием һәм әбием кулында чын татар кызы булып тәрбияләнеп үстем. Әнием рус милләтеннән булгач, әбием кырынрак караган, кабул итмәгән, диләр. Шул басымга түзмичә, киткән дип тә әйтәләр. Бер өч ел элек Пермь өлкәсенә барып, туганнарымны күреп кайттым. Әниемне күрергә теләп барган идем дә бит. Моннан 10 ел элек мәрхүм булганын әйттеләр. Фотосурәтен генә алып кайтып күрергә язды. Әтием дә, әбием дә 10-15 еллап мәрхүмнәр инде. Бертуганнарым юк. Интернеттан әниемнең туганнары белән аралашып торабыз. Чаллы шәһәрендә әтиемнең сеңлесе бар. Аны үз апам кебек якын күрәм.
 
- Мәктәпне тәмамлагач, юллар сезне кая алып килде?
- Кәркәвечтә 10 нчы сыйныфны тәмамлагач, әтиемнең сеңлесе Чаллы шәһәренә алып китте. Сәүдә һәм кулинария уку йортына укырга кертте. Аны тәмамлагач, кияүгә чыктым.
 
- Ирегез дә иҗат кешесе түгелдер бит?
- Ирем Валентин, көрәшен татары. Чаллыдан ерак түгел Мәләкәс авылыннан иде. Арабыздан китүенә ике ел була. Гомере буе машина йөртүче булып эшләде. Ике ул тәрбияләп үстердек. Икесе дә тормышта. Әлегә бер оныгым бар. Аның җырга, биюгә сәләтен күреп сөенәм.
 
- Иҗат белән күптән шөгыльләнәсезме?
- Энергетиклар сараена вокал артисты булып килүемә 18 ел була. Шуннан бирле сәхнәдә мин. Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институтын, ТИСБИның Мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә менеджмент факультетын тәмамладым. Алия Идрис кызы Хафизуллинада вокал белән шөгыльләнгән идем.
 
- Имидж өстендә үзегез эшлисезме, әллә аерым стилистыгыз бармы?
- Чәчләрне, киемнәрне барысын да үзем уйлыйм. Аннары инде тегүчем белән уртак фикергә килеп, шул идеяне тормышка ашырабыз. Өстәмә чәч тагып та йөрим. Блондинка образы үземә ошый һәм ул мине яшьрәк күрсәтә.
 
- Яңа клип кайсы җырга һәм кайда төшерелде?
- Хәзер мин блондинка түгел (елмая). Яңа клип өчен бераз чәч төсен үзгәрттем. “Бәхетле бул, улым” җырына клипны Чаллыда төшердек. Җырның сүзләрен Гөлара Шәрипова, көен Ирек Габдрахманов иҗат итте. Энергетиклар сараенда Ана капиталы тапшыру чарасында шушы җырны җырлыйм. “Бәхетле бул, балам” дип бераз үзгәртеп җырладым анда. Чөнки кыз бала да, ир бала да бар. Гомумиләштереп “балам” дип җырларга булдым. Клипның бер өлешен Ана капиталы сертификатын тапшырган урында төшерсәк, икенче өлешен Түбән Кама шәһәрендә яшәүче 8 балалы Зәйнуллиннар гаиләсендә төшердек. Җиде балалары үзләренеке, сигезенчесен тәрбиягә алганнар. Бик тату гаилә. Балалары бик тәртипле. Бик матур клип төшердек. Тиздән тамашачыга да ирештерербез.
 
 
 
 
“Бәхетле бул, улым” клибыннан күренешләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев