Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Йөрәк кешедән җиде тапкыр тизрәк картая

Ел башыннан Татарстанда йөрәк-кан әйләнеше авыруларыннан үлүчеләр саны 0,5 процентка кимегән. Идел буе федераль округы буенча Татарстанда үлем дәрәҗәсе иң түбәне булып санала. Бу хакта Татарстан сәламәтлек саклау министры Адел Вафин Йөрәк һәм кан тамырлары авыруларына каршы көрәш елы кысаларында үткәрелгән республика чаралары програм­масына нәтиҗәләр ясаганда әйтеп узды. Йөрәк-кан тамырлары...

Ел башыннан Татарстанда йөрәк-кан әйләнеше авыруларыннан үлүчеләр саны 0,5 процентка кимегән. Идел буе федераль округы буенча Татарстанда үлем дәрәҗәсе иң түбәне булып санала.

Бу хакта Татарстан сәламәтлек саклау министры Адел Вафин Йөрәк һәм кан тамырлары авыруларына каршы көрәш елы кысаларында үткәрелгән республика чаралары програм­масына нәтиҗәләр ясаганда әйтеп узды.

Йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш елы уңаеннан уздырылган чараларның күбесен министр үзе җитәкләде дисәң дә, ялгыш булмас. Адел Вафинның сәламәт яшәү тормышына кагылышлы лекцияләрен ике меңнән артык кеше тыңлаган. Никадәр генә заманча технологияләр булдырылса да, беренче чиратта, кеше үз сәламәтлегенә игътибарлы булырга, төп кагыйдәләрне үтәргә өйрәнергә тиеш, дип саный табиблар.

- Йөрәк тәүлегенә 100 мең тапкыр тибә, үзе аша 7 мең литр кан үткәрә. Тышкы кыяфәттә нидер үзгәрә икән, биттә ниндидер җыерчык барлыкка килсә яки берәр бетчә чыкса, кешеләр аһ-ваһ килә. Ә йөрәк турында кайгыртырга онытабыз. Йөрәк, безнең яшькә караганда, җиде тапкыр тизрәк картая. Шуңа да йөрәккә игътибарлы булырга кирәк, - ди республиканың баш кардиологы Альберт Галявич.

Татарстан югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү буенча Европа илләре Америкадан калышмый диярлек. Казандагы Халыкара клиника-диагностика үзәге (МКДЦ), Татарстанның балалар клиник хастаханәсе, Чаллыдагы «Ашыгыч ярдәм» хезмәте күрсәтү үзәге - Европа сыйфаты таныклыгы ияләре. Ә менә һәркемгә дә, яшәү урынына карамастан, сыйфатлы медицина хезмәте күрсәтү өлкәсендә башкарасы эшләр бар әле. II халыкара конференциядә дә әнә шул проблемага басым ясала. Россиянең 35 төбәгеннән килгән белгечләр Мэйо клиникасы тәҗрибәсендә сыйфатлы медицина хезмәте күрсәтү турында сөйләшә.

Шәһри Казан


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев