Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ышанычын  яулап  алдаган

Район прокуратурасы 1996  елгы Саба районы  авылы  кешесе Г.ка карата кузгатылган җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Ул алдау юлы белән  чит милекне урлауда  гаепләнә.

   Г. моңарчы да бер ел эчендә  ике тапкыр исерек хәлдә автомобиль белән  идарә иткән өчен Казанның Яңа  Савин район  суды тарафыннан 200  сәгатькә мәҗбүри эшкә тартылган  була. Суд   йөкләмәсен  үтәмәгәч, 15 тәүлеккә ирегеннән мәхрүм ителә.

Суд ачыклаганча, Г. 2020 елның 23 февралендә кесә телефонындагы инстаграм кушымтасы аша  Михайлинга  (фамилиясе  үзгәртелде) үзенең процентлата  кайтару исәбенә  акча  әйләндерү белән шөгыльләнүе турында  хәбәр итә. Ышандырырлык итеп   яза. Шуннан  соң үзенең банк  картасына 1500 сум акча   күчерүен сорый, аны 3000 сум итеп  кайтарачагы турында   ялган   вәгъдә  бирә. Процентлата  керем  алачагына тәмам  ышанган Михайлин  аның  кушканын  үти. Г. җиңел  генә 1500  сум акчалы була. Әйтергә  кирәк,  ул  мошенниклык гамәлен 24 февральдә дә кабатлый. Бары сумма  гына  үзгәрә. Бу  юлы аның картасына Михайлин 14800 сум   күчерә.  Бармакка бармак та  сукмыйча акча эшләү тәмен сизгән Г. җинаятьчел  гамәлен дәвам итеп, Михайлиннан 28 февральдә –25000, 3 мартта – 1000, 4 мартта 28700  сум  акча   күчертүгә ирешә. Шулай итеп,  алдау  корбаны барысы 71745  сумлык зыян   күрә.

Хөкем барышында  Г. үзенә белдерелгән гаепләү белән килешеп, үзенә карата кузгатылган  җинаять эшен махсус  тәртиптә,  ягъни  суд тикшерүеннән башка  карауны  сорады. Кылган  гамәле  өчен үкенүе, Михайлинга  китергән  зыянны үз ихтыряы белән  өлешчә кайтаруын исәпкә  алынып, аңа бер ел да 6 айга иректән мәхрүм итү  җәзасын шартлы рәвештә  билгеләде. Михайлин зыянны  тулысынча  кайтару өчен дәгъва гаризасын гражданлык   судына бирә алачак.

Рәшит Ахунов,

район прокуроры

фото https://yandex.ru/images/search?text=%D0%BC%D0%BE%D1%88%D0%B5%D0%BD%D0%BD%D0%B8%D0%BA%20%D0%BF%D0%BE%20%D1%82%D0%B5%D0%BB%D0%B5%D1%84%D0%BE%D0%BD%D1%83&stype=image&lr=101359&source=wiz&pos=13&img_url=https%3A%2F%2Fpbs.twimg.com%2Fmedia%2FEX5QvqtWAAATaPC.jpg&rpt=simage

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев