Әйткән белән әйтмәгән бер түгел
Кайчак без кечкенә балаларга, әле синең бер борчусыз чагың, дияргә яратабыз. Билгеле, ул мәшәкатьләрне хәл итү – әти-әни җилкәсендә. Кайчак авыру бала тәрбияләүче, сабые төрле күңелсез хәлләргә тарыган кешеләр югалып кала. Кая барырга, бу хакта кемгә сөйләргә? Нәкъ менә шундый кешеләр өчен узган елның 1 июнендә тәүге тапкыр күп кенә министрлык вәкилләре катнашында очрашу оештырылган иде.
– Әлеге чараның кирәклеген аңлагач, кешеләрне борчый торган барлык сорауларга да җавап бирерлек министрлыкларны җыеп, кабул итү көне оештыра башладык. Бу – ярдәмнең бер төре. Бирегә килгән кеше бушлай юридик хезмәт тә ала. Монда килеп шикаять белдергән кешеләрнең гозерләре шундук хәл ителә. Без һәрвакыт балаларның хокукларын кайгыртабыз, – ди Татарстанның Бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина.
Узган ел балаларны яклау көнендә 50гә якын кеше килгән. Һәр кайсының берничә соравы булган. Алар үз сорауларына җавап табып киткәннәр. Гүзәл Удачина белдерүенчә, ул көнне 170- тән артык сорау хәл ителгән. 2017 елның 25 октябрендә дә шушындый кабул итү оештырыла. Анда 40тан артык әти-әни килгән. Әлеге очрашудан соң мондый форматтагы очрашу кирәклегенә тагын бер кат инанганнар.
Быел исә шулай ук 50дән артык кеше килер дип көтәләр. Ә халык килә, дөреслек эзли, җавап таба. Буадан ук килгән Тәнзилә апа торак мәсьәләләрен хәл итеп йөри. “Район газетасында бу хакта хәбәр бар иде. Иртәдән үк килдем. Өч балам бар. Олы улым өйләнмәгән, үз янымда тора. Кечесе өйләнде. Торыр җире булмагач, ул абыйсына бирелгән фатирга урнашып торды. Кызым ялгыз гына бала үстерә. Тагын бер балам бар. Үземә берни дә кирәкми, өйдәге сабыйларның торыр җире булсын иде дип йөрим”, – ди ул.
Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләренә дә сораулар җыелган. Биредә аларны да урында ук хәл итәләр. Вакытында кирәкле белгечләргә эләгә алмаучылар да бар. Әйтик, олы кызымны аллерголог кабул иткәнне ярты елдан артык көтәбез. Узган ел ук безгә хезмәт күрсәтә торган участок шәфкать туташына барып язылып куйган идек. Берничә тапкыр шалтыратып сорагач, әле чират җитмәвен әйттеләр. Кичә бу проблеманы мин дә башка әниләр кебек Сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләренә җиткердем. Эшкә кайтырга да өлгермәдем, телефоным шалтырый. Үзебезнең педиатр икән. Көн дәвамында берничә кат шалтыратты ул миңа. Янына чакырды. Әллә инде күпме айлар көткән чират берничә сәгать эчендә якынайды да микән? Монда үзеннән-үзе сорау туа. Нигә соң каядыр барып ярдәм сорасаң, мәсьәлә тизрәк хәл ителә.
Фото: http://vatantat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев