Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Югары Ослан мәктәбендә чыгарылыш сыйныф укучыларын яшь фермер мәктәбе кысаларында әзерлиләр

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Республиканың үз талантлары:Яшьләр/проектлар/тарих» проекты кысаларында агросәнәгать тармагында үз юлларын тапкан кешеләр турында сөйләвен дәвам итә.

Иҗади эшчәнлекнең һәр өлкәсендә исемнәре үзләренә бик төгәл туры килә торган осталар бар. Югары Ослан районы Матюшино мәктәбе директоры Илдус Шәрәфиев күп кенә чыгарылыш сыйныф укучылары һәм башка барлык укучылар өчен яраткан укытучы, остаз гына түгел, ә турылыклы ярдәмче дә ул.

Илдус Әнвәр улы Бакча-Сарайда, күп балалы гаиләдә туып үсә. Кечкенәдән авыл хезмәтенең нәрсә икәнлеген аңлап үсә ул: әти-әниләренә һәм олы абыйларына көтү көтәргә, печән әзерләргә, бәрәңге уңышын җыярга ярдәм итә. Әти-әниләре аны намуслы булырга, тырышып эшләргә, хезмәт уңышларына сөенергә, күмәк хезмәтеннән канәгатьләнергә өйрәтеп үстерәләр. Армиядә хезмәт иткәннән соң, ул озак еллар экскаваторчы, аннары Югары Ослан районының авыл хуҗалыгы предприятиесендә тракторчы булып эшли. Җәен комбайн штурвалы артына утыра, урып-җыю эшләрендә катнаша.

1985 елдан туган мәктәбендә технология һәм география укытучысы булып эшли башлый. Һәм менә 32 ел инде Илдус Шәрәфиев алыштыргысыз педагог кына түгел, 27 ел мәктәп директоры да. Илдус Әнвәр улы инициативасы белән Матюшино мәктәбе базасында Яшь фермер мәктәбе оештырыла, ул Яшь фермер мәктәбе кысаларында һөнәргә әзерләү һәм һөнәри юнәлештә укыту буенча белем бирүнең яңа алымнарын эшләү буенча эксперименталь мәйданчык булып тора. Аның җитәкчелегендә 2008 елда мәктәп инновацион программаларны гамәлгә ашыручы гомуми белем бирү учреждениеләре арасында үткәрелгән конкурста җиңүче булды һәм "Мәгариф" илкүләм проекты кысаларында 1 млн сум күләмендә грант алды, ә 2011 елда мәктәп гомуми белем бирү учреждениеләренең укыту-тәҗрибә участоклары республика конкурсында җиңүче булды һәм 100 мең сум күләмендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грантын отты.

Илдус Әнвәр улы агротехнологик профильне гамәлгә ашыру, укучыларны авыл хуҗалыгы һөнәрләренә юнәлтү тәҗрибәсен педагогик практикага кертү буенча актив эш алып бара. Үзенең педагогик эшчәнлеген ул авыл мәктәбе укучыларында кече ватанга мәхәббәт, хезмәткә һәм авыл хезмәтчәннәренә хөрмәт тәрбияләүгә багышлаган. 2014 елның ноябреннән ул мәктәп базасында ачылган район башлангыч һөнәри әзерлек үзәге җитәкчесе булып тора. Илдус Шәрәфиев тырышлыгы белән 6 ел эчендә үзәкнең 60тан артык курсанты, квалификация имтиханнарын уңышлы тапшырып, «4 нче разрядлы тракторчы» таныклыкларын алганнар.

Фото: agro.tatarstan.ru

Чыганак: agro.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев