Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Югары уку йортларына керүче кешеләрнең тән температурасын үлчи башлыйлар

Университет ректорлары хезмәткәрләрнең эшлекле сәфәрен һәм киңәшмәләр санын киметергә тиеш.

Россиянең фән һәм югары белем министры Валерий Фальков Россия университетларында тән температурасын үлчәргә һәм биналарны дезинфекция чаралары белән тәэмин итәргә боерды. Бу хакта «INTERFAX.RU» хәбәр итә.

«Бу боерык дүшәмбедән, 16 марттан үз көченә керә», — диелгән министр имзалаган боерыкта. Әлеге боерык Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайтында бастырылган.

Документ нигезендә, университет ректорлары хезмәткәрләрнең эшлекле сәфәрен һәм киңәшмәләр санын киметергә тиеш. Моннан тыш, хезмәткәрләрне читтән торып эш режимына күчерергә тәкъдим ителде.

Моңа кадәр 15 мартта Мәгариф һәм фән министрлыгы Россия югары белем йортларына, төрле электрон җайланмалар кулланып, дистанцион укуга күчәргә киңәш иткән иде. Югары икътисад мәктәбе башка университетлар өчен үз онлайн-курсларын бирергә әзер булуын белдерде.

Фото: pixabay.com

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев