Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Югары- Утар акылга зәгыйф булган балалар йорты интернатында театр елы уңаеннан үткәрелгән “Бармак театры” шөгыле.

2019 елның 26 февраль көнне Югары Утар балалар йортында «Шәфкатьлелек» бүлегендә тәрбияче Сираҗиева Гөлчәчәк Фәһметдиновна театр елы уңаеннан “Бармак театры” шөгыле үткәрде.

Максат: театральләштерелгән эшчәнлек чаралары белән иҗади сәләтләрен үстерү, балаларны театрның яңа төре белән таныштыру, кул чуклары күнекмәләрен ныгыту..
Бармак театры- аерым бармакка киелә торган әкият геройлары. Театральләштерелгән уеннар балалар алдында яңа дөнья ача, геройларның характерларын һәм аларның эш-гамәлләре мотивларын аңларга ярдәм итә. Тәрбияче балаларны бармак театры геойлары белән таныштырды. Бармак театры- ул теләсә кайсы геройның ролен алып  уч төбендә әкият уйнау мөмкинлеге. Бармак театры һәм бармак белән уеннар баланың баш миен үстерә, сөйләмен, иҗади сәләтен, фикерләүләрен камилләштерә. Балалар зур кызыксыну белән һәм теләп бармакларына әкият геройларын киделәр. Бер-берсе белән әлеге геройлар ярдәмендә аралаштылар. Балаларга “ Йомры икмәк” әкиятен уйнау аеруча ошады.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев