Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Югары Симет, Арташ, Шәмәрдән авыл җирлекләренә Татарстан Президенты «Шевроле Нива» автомобиле бүләк итте

Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советында Республика көне уңаеннан традицион смотр-конкурска йомгак ясадылар. Әлеге конкурс республика муниципаль берәмлекләре арасында җирле органнар эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрү максатында уздырыла. Җиңүчеләрне билгеләгәндә муниципаль берәмлекләрнең үз кереме үсеше, авыл җирлегендә бер кешегә туры килгән торак төзелеше мәйданы, мөгезле эре терлек саны һәм башка күрсәткечләр нигез итеп...

Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советында Республика көне уңаеннан традицион смотр-конкурска йомгак ясадылар. Әлеге конкурс республика муниципаль берәмлекләре арасында җирле органнар эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрү максатында уздырыла. Җиңүчеләрне билгеләгәндә муниципаль берәмлекләрнең үз кереме үсеше, авыл җирлегендә бер кешегә туры килгән торак төзелеше мәйданы, мөгезле эре терлек саны һәм башка күрсәткечләр нигез итеп алына. Быел безнең районнан конкурста җиңүчеләр исемлегенә Югары Симет, Арташ, Шәмәрдән авыл җирлекләре керде. Әлеге җирлек башлыкларына Татарстан Президенты «Шевроле Нива» автомобиль ачкычлары тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев