Югары уку йортларында бюджет урыннары кими
Киләсе елларда югары уку йортларында бюджет урыннары кыскартылырга мөмкин. Русия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев әйтүенчә, 2016нчы елда бюджет урыннары 2015нче ел дәрәҗәсендә калачак. Ләкин алар башкачарак бүленәчәк. «Безгә бит икътисадчылар, юристлар гына түгел, ә инженерлар, төгәл фәннәр белгечләре дә кирәк. Нәкъ менә бу юнәлештә үзгәрешләр булырга тиеш», - дип белдерде...
Киләсе елларда югары уку йортларында бюджет урыннары кыскартылырга мөмкин. Русия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев әйтүенчә, 2016нчы елда бюджет урыннары 2015нче ел дәрәҗәсендә калачак. Ләкин алар башкачарак бүленәчәк. «Безгә бит икътисадчылар, юристлар гына түгел, ә инженерлар, төгәл фәннәр белгечләре дә кирәк. Нәкъ менә бу юнәлештә үзгәрешләр булырга тиеш», - дип белдерде Дмитрий Медведев. Ә менә Русиянең финанслар министры вузлардагы бюджет урыннарының 100 меңгә якынын кыскартырга тәкъдим итә. Әгәр бу тәкъдимне хупласалар, кыскартулар 2017-2018нче уку елында башланырга мөмкин. «Белем бирү турында»гы федераль закон буенча хәзерге вакытта 17-30 яшьлек кешеләрнең һәр 10 меңенә 800 бюджет урыны туры килә. Финанс министрлыгы бу санны 750гә калдырырга тәкъдим итә.
Безнең гәҗит
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев