Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Югары- Утар балалар йорты җитәкчелеге “Мунча ташы” җитәкчесе Гамил Әсхәдуллага һәм аның төркеменә рәхмәт җиткерә

Рәхмәтлебез!!! Тирә- юнебездә изге күңелле кешеләр булуы үзе зур куаныч. Игелекле гамәлләр, шәфкатьлелек, яхшылык, мәрхәмәтлелек кебек күркәм сыйфатлар татар халкында иң югары бәяләнгән. Бүгенге көндә изгелек эшләүчеләр шактый күп. Һәр изге эш саваплы. Халкыбызда элек- электән ятимнәргә, язмыш тарафыннан кимсетелгән авыруларга карата ярдәм яшәп килә. Безнең Югары- Утар балалар йорты-...

Рәхмәтлебез!!!

Тирә- юнебездә изге күңелле кешеләр булуы үзе зур куаныч. Игелекле гамәлләр, шәфкатьлелек, яхшылык, мәрхәмәтлелек кебек күркәм сыйфатлар татар халкында иң югары бәяләнгән.

Бүгенге көндә изгелек эшләүчеләр шактый күп. Һәр изге эш саваплы. Халкыбызда элек- электән ятимнәргә, язмыш тарафыннан кимсетелгән авыруларга карата ярдәм яшәп килә.

Безнең Югары- Утар балалар йорты- интернатында " Җәйге сәхнә" төзү буенча проект эше эшләнелде. Шушы проект эше буенча көз айларында төзү эшләре башланып китте. Ләкин төзү эшләре күпмедер вакытка тукталып торды. Безгә шушы эшне тәмамлап бетерергә , " Мунча ташы" төркеме акчалата ярдәм күрсәтте һәм аларны шушы сәхнәбездә үзләренең чыгышлары белән көтеп калабыз.

Без Югары- Утар балалар йорты җитәкчелеге, ата- аналар назыннан мәхрүм калган балаларны сөендергән өчен, үзебезнең чиксез, зур рәхмәтләребезне татар эстрада театры " Мунча ташы" җитәкчесе Гамил Әсхәдуллага һәм аның төркеменә җиткерәсебез килә.

Ходай аларга исәнлек- саулык насыйп итсен, эшләрендә зурдан- зур, иҗади уңышларга ирешүләрен теләп калабыз.

Югары- Утар балалар йорты җитәкчелеге.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев