Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Югары Утар балалар йортына тыл ветераннары кунакка килгән

22 нче гыйнвар көнне безнең балалар йортында тыл ветераннары белән очрашу булды. Ямь өстенә ямь булып, шул ук көнне, Балтач районы Кенә авылы укучылары , үзләренең җитәкчеләре белән кунакка килеп төштеләр. Алар безгә үз көчләре белән әзерләнгән бик матур концерт бүләк иттеләр.Балаларга уку кирәк-яраклары, тәм-томнар алып килгәннәр иде.Бу концертны Шәмәрдән...

22 нче гыйнвар көнне безнең балалар йортында тыл ветераннары белән очрашу булды. Ямь өстенә ямь булып, шул ук көнне, Балтач районы Кенә авылы укучылары , үзләренең җитәкчеләре белән кунакка килеп төштеләр. Алар безгә үз көчләре белән әзерләнгән бик матур концерт бүләк иттеләр.Балаларга уку кирәк-яраклары, тәм-томнар алып килгәннәр иде.Бу концертны Шәмәрдән авылыннан килгән тыл ветераныбыз Разак Шакирович та бик теләп карап утырды. Соңыннан укучылар һәм балалар йортында тәрбияләнүчеләр, ветеранга үз куллары белән ясалган чәчәкләр бүләк иттеләр.Чара бик матур һәм мавыктыргыч булды.

http://saby.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/382792.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X